Боз ныклы, ләкин саклыкны югалтмыйбыз: Тукай районында су объектларын тикшерделәр
Тукай районының Кырныш авылы — балыкчыларның яраткан урыны. Бирегә җирле балыкчылар гына түгел, күрше районнардан һәм Чаллыдан да боз өстендә утырып балык тотарга яратучылар килә. Шуңа күрә монда боз катламын тикшереп тору аеруча мөһим.
Күптән түгел районның су объектларында боз катламын тикшерү буенча чираттагы рейд узды. Контроль нокталарның берсе — Кырныш авылы иде. Белгечләр боз катламын бәяләде һәм авыл халкын, кунакларны бозда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре белән таныштырды.
Тикшерүне «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ГИМС Үзәге»нең кече суднолар буенча инспекторы Радик Ханнив һәм Тукай районының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илдар Якупов үткәрде.
Инспектор боз катламын бур ярдәмендә тишеп, калынлыгын үлчәде. Боз калынлыгы 50 сантиметр дип теркәлде.
Мондый калынлык бозга чыгу мөмкинлеген бирә, ләкин инспектор мөһим кисәтүләр ясады:
– Монда, яр буенда су хәрәкәте юк, тыныч. Ярдан ераграк су хәрәкәте көчле була. Бу бозда чатнау, ярыклар барлыкка китерергә мөмкин. Тагын шуңа басым ясап әйтәсем килә, спиртлы эчемлекләр эчкән хәлдә бозга чыгу катгый тыела. Алкоголь җылыта дигән фикер дөрес түгел. Истә тотыгыз, алкоголь җылылыкны түгел, ә куркынычны арттыра.
Илдар Якупов боздагы яшерен куркынычларга аерым игътибар итте:
– Боз катламы калын булса да, саклык турында онытырга ярамый. Балыкчыларга камыш арасына кермәскә киңәш итәм, бу урыннарда еш кына ярыклар очрый. Теләсә нинди транспортта бозга чыгу катгый тыела. Мамадыш районында күптән түгел аяныч хәл булды. Анда кешеләр снегоходта бозда йөрергә чыкканннар. Нәтиҗәдә, боз астына киткәннәр. Бәхеткә аларга вакытыныда ярдәм күрсәткәннәр.
Боз өстендә аяныч хәлләрне булдырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим:
Рөхсәт ителгән боз калынлыгы:
- җәяүле өчен — кимендә 7 см;
- балыкчы өчен — 10 см һәм аннан да артык.
«Рөхсәт ителгән чыгу» билгесе куелган зоналарда гына бозга чыгарга ярый.
Катгый тыела:
- берүзең генә бозга чыгу;
- бозны аяк белән тибеп тикшерү;
- спиртлы эчемлекләр эчкән хәлдә бозда булу;
- теләсә нинди транспорт белән бозга чыгу.
Бозда чатнау, ярыклар, өскә күтәрелгән су күрсәгез:
- әкрен генә артка чигенегез;
- әгәр чигенү мөмкин булмаса, бозга ятып, куркынычсыз урынга шуыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев