Блогер Илсинә Нугуманова: «Идеаль тормыш заманы узды»
14 июнь — Блогерлар көне. Күпләр өчен блогерлык матур рәсемнән һәм бәйрәмнән генә тора кебек. Радио-телевидениедән аермалы буларак, алар көн саен, тәүлеккә 24 сәгать эштә. Тамашачыны кызыклы контент белән җәлеп итеп тору — зур хезмәт. Тукай районы Суровка авылында яшәүче яшь блогер Илсинә Нугуманова әнә шундыйлардан. Бу яшь кенә кыз блог алып барырга да, эшмәкәр булырга да, үрнәк әни булырга да өлгерә. Без Илсинә белән җәһәт әңгәмә кордык һәм блогерлыкның без күрмәгән нечкәлекләре турында сораштык.
— Илсинә, халык арасында «блогерлык — эш түгел, күңел ачу гына» дигән фикер бар. Бу чынлап та шулаймы?
— Бу иң зур ялгышу! Блогер ул үзе режиссер да, оператор да, сценарист та, монтажер да. Төп кыенлыгы: бездә ял көннәре, отпуск яисә больничныйлар булмый. Син һәрвакыт челтәрдә булырга тиеш. Мин үзем "лайтовый" блог алып барам, ягъни үз тормышымны ничек бар шулай күрсәтәм.
— Блогны кайчан алып бара башладың? Бу өлкәгә сине нәрсә алып килде?
— Бу эшкә керешүемә инде 6 ел булды. Ул елларда халык яңадан-яңа видеолар төшерә башлаган иде. Аларны күреп: «Мин дә кешедән кимме?!» — дидем дә, үземне төшерергә булдым. Иҗади эшемне ашарга пешерергә яратуымнан башладым, тамашачыга бу бик ошады. Нәтиҗәдә, блогымда тәмле рецептлар, кибетләрдәге файдалы ташламалар күренә башлады. Шул ук вакытта минем шарлар белән бәйле үз бизнесым да бар иде. Блог аша әкренләп аны да яктырттым. Шулай итеп, бернинди ясалма «накрутка»сыз, үз кешеләремнән торган аудиториям җыелды. Бүгенге көндә минем 13 мең язылучым бар. Көн саен сторисларымны гына 4 меңнән артык кеше карый.

— Көн саен позитив контент бирү кыенмы? Иҗади кризислар булгалыймы?
— Алга китешнең төрле яклары бар шул. Кайсыбер көнне берни төшерәсе килми, төшенкелеккә бирелгән мизгелләр дә була. Әмма шундый чакта да үземне кулга алам: «Кеше көтә, кирәк!» — дип, яңадан эшкә тотынам. Әле бит шунысы да бар: әгәр кәефем төшсә, ул бит биткә чыга һәм язылучыларым моны шундук сизеп ала. Аннары тотыналар язарга: «Барысы да әйбәт була! Без сезнең белән!» — дип хәбәрләр юллыйлар. Бу миңа чын психологка барып кайту шикелле әйбәт тәэсир итә. Шуның өчен дә тырышырга кирәк.
— Контентың аша кешеләргә нәрсә җиткерергә тырышасың?
— Блогымда мин үземне күбрәк мотиватор буларак куям. Кеше минем һәрдаим хәрәкәттә икәнемне күреп, үзләре дә яши, алга омтыла башлый. Көн саен дистәләгән җылы отзывлар килә, «Бөтен җиргә дә җитешәсез, бик уңган сез!» — дип язалар. Бик күп кеше ярдәм сорап та мөрәҗәгать итә. Мин һәрвакыт ризалашам, чөнки кешегә беренче мәлдә теләктәшлек күрсәтү бик мөһим. Андый яхшылык алга таба меңе белән үзеңә кире әйләнеп кайта.
— Илсинә, син зур блог һәм бизнестан тыш, хәйрия эше белән дә шөгыльләнергә җитешәсең икән...
— Нәкъ шулай. Саваплы эшләр алып бару — минем тормышымның бик мөһим бер өлеше. СВОдагы егетләребезгә кулдан килгәнчә әйберләр белән дә, акчалата да зур ярдәм күрсәтәбез. Әле менә соңгы вакытта ятим балаларга да булышлык итә башладым. Йөрәгең кушканны эшләгәндә, вакыты да, көче де табыла ул.

— Бүгенге көндә аудиторияне ничек саклап калып була? Синең төп кагыйдәң нинди?
— Иң мөһиме — ихласлык. Идеаль, ясалма тормыш күрсәтү заманы узды. Кешеләр ясалмалыктан арды. Аларга чын тормыш кызык: аның авырлыклары, кечкенә уңышлары, көндәлек көнкүреше һәм чын хисләр. Син камера алдында икенче кеше булырга тырышсаң, тамашачы моны тиз сизеп алачак.
Икенче кагыйдә — даимилек. Әгәр син социаль челтәрләрдән бер атнага югалсаң, алгоритмнар да сине оныта, язылучыларның да кызыксынуы сүнә. Җавап бирү дә мөһим — мин һәр комментарийны, һәр хатны укырга һәм җавапларга тырышам.
— Блог, шәхси бизнес, балалар тәрбияләү… Ике кулга бер эш дигәндәй, боларның барысына ничек вакыт табасың?
— Биредә кырыс дисциплина һәм планлаштыру зур роль уйный. Бәхеткә, минем блог белән бизнес бергә үрелеп бара. Социаль челтәрләр миңа бизнесымны үстерергә булыша, ә эштәге кызыклы мизгелләр блог өчен эчтәлек (контент) булып хезмәт итә. Бу вакытны сизелерлек янга калдыра.
Бизнес һәм блогны уңышлы алып баруның иң зур сере — гаиләм ярдәме. Якыннарымның аңлавы, балаларны карашырга булышулары һәм миңа ышанулары булмаса, боларның берсенә дә өлгереп булмас иде.

— Блогер булырга хыялланучы яшьләргә нинди киңәшләр бирер идең?
— Үз-үзең булып калырга, хезмәт сөяргә һәм тормышны ничек бар — шулай күрсәтергә кирәк. Матур картинка артыннан чапмагыз! Нинди дә булса эш башлыйсыз икән, аның барлык авырлыкларын, нечкәлекләрен дә күрсәтегез. Хәзер халыкка нәкъ менә шул кызыклы. Тамашачы ихласлыкны ярата.
Илсинә Нугуманованың үрнәге шуны раслый: уңышлы блогер яисә эшмәкәр булу өчен зур мегаполисларда яшәү шарт түгел. Иң мөһиме — үз эшеңне ярату, авырлыклардан курыкмау һәм экранның ике ягында да чын, табигый кеше булып кала белү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев