Дәүләт һәм муниципаль оешмаларда эшләүчеләр өчен ел саен түләнә торган өстәмә акчаны мәҗбүри итәргә тәкъдим ителде. Депутатлар әзерләгән закон проекты буенча, еллык түләү хезмәткәрнең узган елдагы уртача айлык хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш.
Инициатива Россия Хезмәт кодексына тиешле үзгәрешләр кертүне күздә тота. Өстәмә түләүне билгеле бер суммада яки хезмәт хакына процент нисбәтендә билгеләү тәкъдим ителә, дип хәбәр итә ТАСС. Закон проекты авторлары хәзерге законнарда мондый түләү мөмкинлеге каралуын, әмма аның эш бирүче өчен мәҗбүри булмавын искәртә.
Кемнәргә кагылырга мөмкин?
Тәкъдим, беренче чиратта, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә кагылачак. Алар арасында медицина, мәгариф, фән һәм мәдәният хезмәткәрләре, архив, социаль учреждение, спорт мәктәбе һәм экологик оешмалар белгечләре дә бар.
Депутат Сергей Миронов фикеренчә, бюджет хезмәткәрләренең керемнәре еш кына төрле өстәмә түләүләргә бәйле. Шуңа күрә еллык премияне закон белән гарантияләү хезмәт өчен түләү системасын тотрыклырак итәргә мөмкин.
Моннан тыш, Миронов пенсионерларга да ел ахырында өстәмә түләү кертергә тәкъдим итте. Аның күләме яшәү минимумының бер ярым зурлыгына тигез булырга тиеш, дип саный парламентарий.
Нет комментариев