Бер атнада Татарстанда 55 агулану очрагы ачыкланган
2026 елның 11еннән алып 17 майга кадәр Татарстанда кискен химик агулануның 55 очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Роспотребнадзор тарафыннан республиканың шәһәрләре һәм районнары буенча алып барылган токсикологик мониторинг мәгълүматлары хәбәр итә.
Зыян күрүчеләр арасында ир-атлар һәм хатын-кызлар саны якынча тигез: очракларның 52,8% ир-атларга, 47,2% хатын-кызларга туры килә. Балалар өлеше 17,2% тәшкил итә. Күпчелек очракта бу куркыныч матдәләрнең өлкәннәр күзәтүеннән башка ялгыш кулланылуы белән бәйле. Шулай ук 10,9% очрак үсмерләргә туры килә.
Алдан уйланылган агулану очракларына килгәндә, аларның яртысы үз-үзенә кул салу омтылышлары белән бәйле. 42,8% очрак аңны томалау максатыннан башкарылган, ә 7,2%ы башка төрле сәбәпләр аркасында килеп чыккан.
Очраклы агуланулар арасында ялгыш матдәләр кабул итү еш (63%) күзәтелә. Шулай ук исерү максатыннан куллану (15,8%) һәм башка төрле очраклар (10,7%) теркәлгән. Тулысы белән очраклы агуланулар 10,5% тәшкил итә.
Бер атна эчендә алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның 6 очрагы теркәлгән. Күпчелек вакытта бу продукциянең кайдан алынуы ачыкланмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев