Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Белгечләр: балаларның тәрәзәдән егылуына ата-аналар җаваплы

Балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары күбесенчә ата-аналарның игътибарсызлыгы аркасында була. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында белгечләр сөйләде.

Алар әйтүенчә, күпләр москит ятьмәсен ышанычлы терәк дип уйлый, ләкин ул баланы саклый алмый. Нәкъ менә шуңа таянып, сабыйлар еш кына тәрәзәдән егылып төшә.

Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар хокукларын күзәтү бүлеге җитәкчесе Александр Цеханович сүзләренчә, көннәр җылыту белән кешеләр тәрәзәләрен ача башлый, ә кечкенә балалар тәрәзә төбенә менәргә ярата. Бигрәк тә 2 яшьтән 5 яшькә кадәргеләр өчен бу зур куркыныч тудыра. Быел җәй җиткәнче үк инде дүрт бала биеклектән егылып, Республика балалар клиник хастаханәсенә эләккән.

«Мондый фаҗигаләр балаларны караучысыз калдырганда була. Москит ятьмәсе баланы тотып кала алмый. Профилактика чаралары мөһим, ләкин иң зур җаваплылык — гаиләдә. Ата-аналар балага һәрвакыт куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга тиеш», — дип белдергән ул.

ДРКБның травматология бүлеге җитәкчесе Руслан Хәсәнов та ата-ана контроленең әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, бер очракта ата-ана балаларын бүлмәдә калдырып кухняга чыккан. Шул арада бала тәрәзәдән егылып төшкән. Ашыгыч ярдәмне урам кешеләрe чакырган, ә әти-әнисе бу хәл турында хастаханәдән шалтыраткач кына белгән.

Табиб фикеренчә, балаларның тәрәзәдән егылып төшүенә юл куймас өчен, ата-аналар һәрчак уяу булырга тиеш.

Чыганак: Татар-информ

Фото: © Михаил Захаров / ИА «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев