Бәтке мәктәбенең «Юность» лагерында эш кайнап тора
Җәйге каникуллар — ял итү генә түгел, ә яңа күнекмәләргә өйрәнү һәм мәктәбеңне төзекләндерүгә өлеш кертү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Бәтке авылының «Юность» хезмәт һәм ял лагерында укучылар өчен эш көннәре оешканлык белән башлана.
Тәҗрибәле мөгаллимнәр җитәкчелегендә эшче бригадаларга бүленгән үсмерләр мәктәп яны участогын яшелләндерү, яшелчә һәм декоратив культураларны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Хезмәттән соң исә балаларны тәмле төшке аш, спорт ярышлары һәм күңелле иҗади чаралар көтә.
Лагерьга йөрүчеләр һәр көнне мәктәп территориясен матурлауга зур өлеш кертә. Укучылар чәчәк түтәлләрен карый, газоннарның чисталыгын күзәтә, туфракны йомшарту һәм сугару эшләрен башкара. Мондый хезмәт балаларда җаваплылык хисен һәм команда рухын тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев