Балалар өчен онытылмаслык бәйрәм узды
«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында Теләнче-Тамак һәм Иске Дөреш авыл китапханәләре Яңа Бүләк мәдәният йорты, шулай ук китапханәсе белән берлеккә балалар өчен күңелле уен-күңел ачу программасы оештырды. Кайнар чәй һәм коймаклар белән тәмамланган чара яшь кунакларга онытылмаслык тәэсирләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте.
Бәйрәм мәйданчыгы беренче минутлардан ук балаларның шатлыклы авазларына күмелде. Укучыларны җанлы биюләр һәм хәрәкәтле уеннар бөтереп алды. Балалар командаларга берләшеп, бердәмлекләрен, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын сынадылыр: спорт эстафеталарында көч сынаштылар, бәйгеләрдә катнаштылар, әдәби викторина сорауларына җавап биреп, яраткан әкият геройларын искә төшерделәр һәм кызыклы табышмакларның җавапларын таптылар.
Уеннардан соң балаларны сый көтә иде — барлык катнашучылар өчен кайнар чәй һәм хуш исле коймаклар белән юмарт өстәл әзерләнде. Бәйрәм ахырында һәр бала татлы приз белән бүләкләнде, ә иң мөһиме — үзе белән бергә онытылмаслык җәйге хатирәләр, эчкерсез көлүләр һәм искиткеч яхшы кәеф алып кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев