Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Балалар өчен маҗаралы квест узды

Иске Җирекле авылында «Татарстанда җәй» (#ЛетовТатарстане) проекты кысаларында «ТАССR-ның 100 еллыгы» паркында балалар өчен «Хәзинә эзләгәндә» исемле интеллектуаль-маҗаралы квест оештырылды. Чарада нәни кунаклар чын пиратлар ролендә көч сынашты, алты станциядә кызыклы биремнәр үтте һәм татлы бүләкләр белән бергә истәлекле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнде.

Бәйрәм атмосферасын тудыру өчен чарада җанлы музыка яңгырады, ә нәниләрне танылган пиратлар образындагы җор телле алып баручылар каршы алды. Балалар ике командага — «Капитан Крюк» һәм «Пиратлар лигасы»на бүленеп, зирәклек һәм җитезлек таләп итә торган алты станция аша уздылар. Зур тырышлык нәтиҗәсендә ике команда да төп хәзинәне таба алуга иреште.

Бәйрәмнең иң нәни кунаклары өчен аерым нәтиҗәле мәйданчык эшләде. « Зирәк пират» (китапханәче) җитәкчелегендә оештырылган махсус пиратлар мастер-классында балалар үз куллары белән истәлекле кул эшләнмәре ясады. Чара ахырында һәр катнашучыга татлы күчтәнәчләр өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев