Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Бай Бүләк авылының 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

Яңа Бүләк авыл җирлегенә керүче Бай Бүләк авылы үзенә нигез салынуның 100 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итте. Моңлы җырлар, милли уеннар һәм авылдашларның эчкерсез аралашуы белән үрелеп барган әлеге тантана һәр кунакның йөрәгендә тирән эз калдырды.

Авыл активистлары тарафыннан оештырылган бу зур бәйрәм Тукай районы гимны белән ачылып китте. Шанылган шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә язылган «Тукай районы» җырын Нәзир Гыймазетдинов үзенең куәтле тавышы белән тамашачыга җиткерде. Туган туфракларының гасырлык бәйрәме белән биредә яшәүчеләрне һәм кунакларны Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы М. Сәгетдинов һәм авыл активисты В. Павлов кайнар котладылар, авылның тарихын саклаучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Бәйрәмнең иң зур бүләге һәм чын «мизгел бизәге» булып Амелия Павлова башкаруындагы «Бай Бүләк» җыры кабул ителде. Бу җыр очраклы гына тумаган: аның сүзләрен шушы авылда гомер итүче Зәйтүнә Гайнуллина язган, ә көен Нәзир Гыймазетдинов иҗат иткән. Ике якташның уртак хезмәте авылның үзенчәлекле гимнына әверелде.

Бай Бүләкның йөз еллыгы бик күңелле һәм эчтәлекле узды. Программа җыр-биюләр, балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә дип махсус кайткан кунаклар да, чит якларда яшәүче якташлар да бергәләп балачакны искә төшерделәр, туганнар белән кочаклашып күрештеләр һәм бәйрәмнән зур канәгатьлек алып таралдылар.

Фото: Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты (ВК)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев