Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Авылдашлар капка төбендә очрашты: Таулыкта күңелле кич утыру оештырылды

Таулык авылында татар халкының гүзәл традициясен яңартып, «Капка төбендә кич утыру» чарасы үтте. Әфган ветераны Әсгәр Гыйниятуллин һәм аның тормыш иптәше Диләрә йорты янында җыелган авыл халкы җыр-биюләр, уен-көлке һәм җылы аралашу белән үткән онытылмаслык кичәдә рәхәтләнеп ял итте.

Чара барышында өлкәннәр һәм яшьләр бергәләп онытылып баручы халык уеннарын искә төшерделәр, күңелне дулкынландырырлык тарихи хикәяләр һәм истәлекләр белән уртаклаштылар. Күркәм кичәнең төп бизәге булып матур җырлар, дәртле биюләр һәм сый-хөрмәт тулы чәй өстәле торды. Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе теләп тәмамланган бу очрашу авылдашларны тагын да якынайтты.

Фото: Теләнче-Тамак авылының мәдәният йорты (ВК) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев