Татарстанда авыл хуҗалыгында күп еллар хезмәт куйган кайбер пенсионерлар пенсиясенә өстәмә түләү алырга мөмкин. Моның өчен стажга һәм пенсионерның хезмәт статусына кагылышлы берничә шартны үтәргә кирәк, дип хәбәр итә Татар-информ.
Кемнәр өстәмә түләү ала ала?
2019 елдан башлап авыл җирендә яшәүче һәм авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булган пенсионерларга иминият пенсиясенең билгеләнгән түләвенә арттырылган сумма каралган. Әлеге өстәмә рәсми рәвештә эшләмәгән пенсионерларга бирелә.
Өстәмә түләү билгеләнгәннән соң пенсионер авылдан шәһәргә күченсә дә, аңа бу хокук саклана. Моның өчен кеше рәсми рәвештә эшкә урнашмаска тиеш. Шул ук вакытта авылда яшәү факты гына өстәмә түләү алу өчен җитәрлек түгел. Мәсәлән, кеше хезмәт юлының күп өлешен шәһәрдә уздырганнан соң авылга күченсә, яшәү урынын үзгәртү генә аңа мондый хокук бирми.
Нинди эш стажы исәпкә алына?
Өстәмә түләү билгеләгәндә Россия территориясендәге агросәнәгать комплексы оешмаларында башкарылган эш исәпкә алына. Шулай ук 1992 елның 1 гыйнварына кадәр Советлар Союзы территориясендә башкарылган тиешле хезмәт эшчәнлеге дә авыл стажына кертелә.
Арттырылган түләүгә хокук бирә торган һөнәрләр һәм вазифалар исемлегендә 500дән артык белгечлек бар. Алар арасында механизаторлар, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белән шөгыльләнүчеләр, агрономнар, ветеринария хезмәткәрләре, балык үрчетүчеләр һәм агросәнәгать комплексының башка хезмәткәрләре бар. Өстәмә түләү күләме иминият пенсиясенең билгеләнгән түләвенең 25 процентына тигез. 2025 елда бу сумма 2 396,17 сум тәшкил иткән.
Нет комментариев