Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Арзанрак һәм сыйфатлырак: сезон ахырында пуховик сатып алу кагыйдәләре

Кышкы сезон тәмамлангач, күп кенә кулланучылар өске киемне сезонлы ташламалы сатулар вакытында сатып ала. Пуховикны сайлауның берничә кагыйдәсе белән таныштырып үтәбез.

Сыйфатлы кышкы пуховикны  сайлау-гади бурыч түгел, бигрәк тә модаласын, материалларның һәм бәя категорияләренең төрлелеген исәпкә алырга да онытмаска кирәк. Әмма кайбер гади генә киңәшләр дә үзең өчен иң каты салкыннарда да җылытачак идеаль тегелгәнен сайлап алырга ярдәм итәчәк.        
Сайлауның төп критерийлары – аның эчлегенә тутырылган мамык. Теләсә кайсы пуховикның мөһим аспекты-аның эчлеге. Аның ике төре аеруча популяр:
Табигый мамык: бик яхшы җылылык изоляциясе һәм җиңеллеге белән аерылып тора. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: табигый мамык аерым кайгыртуны таләп итә һәм дөрес сакланмаган очракта оешырга мөмкин.
Ясалма җылыткыч: яхшы җылылык үткәрүчәнлеккә ия һәм дымга чыдам.
Альтернатива. Аллергикларга һәм синтетиканы өстен күргән кешеләргә туры килә.
Сайлаганда Fill Power (FP) күрсәткеченә игътибар итегез. FP никадәр югары булса, сыйфаты һәм җылылыкны тотып тору сәләте шулкадәр яхшырак.
Тышкы тукыма сыйфатлы булсын: пуховик  сезне яңгырдан һәм кардан саклап, суны кире кагу үзлекләренә ия булырга тиеш.

Ешрак DWR (Durable Water Repellent) белән капланган тукымалар кулланыла, алар дымның куртка эченә үтеп керүен булдырмый кала. Шулай ук материалның тыгызлыгына игътибар итегез: артык юка тукыма тиз ышкыла һәм салкынны үткәрә.
Тегелеше һәм фасоны. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен пуховикларның төрле модельләре бар.
Ир-ат вариантлары ешрак стиль һәм функциональлекне ассызыклап, гади туры итеп тегелгән була.
Хатын-кызларныкы исә формалары, төсләре һәм декоратив элементларының күптөрлелеге белән аерылып торалар, элегант образ тудырырга мөмкинлек бирәләр. Тышкы кыяфәтеннән тыш, эшләнмәнең озынлыгын да исәпкә алыгыз. Кыска пуховик актив яшәү рәвеше өчен уңайлы, ә озынайтылган модельләр җилдән һәм салкыннан өстәмә саклауны тәэмин итә. Пуховикны карау аның хезмәт итү вакытын озайту өчен, җитештерүченең кер юу һәм киптерү буенча киңәшләрен үтәгез. Кул белән эшкәртүгә яки химик чистартуга өстенлек биреп, машина белән юудан саклану яхшырак. Эшләнмәне коры урында саклагыз, формасы деформацияләнмәсен өчен, кием элгеченә асып куегыз. 
Яхшы пуховикны сайлау күп факторларга бәйле: эчлегенең сыйфатына, тукыма тибына, тегелешенә һәм өстәмә детальләргә. Дөрес сайланган модель теләсә нинди һава торышында уңайлылык һәм җылылык тәэмин итәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев