Әҗмәкәйдә зур өмә: авыл халкы бердәмлектә көчле
Әҗмәкәй авылында санитар-экологик икеайлык кысаларында масштаблы өмә узды. Туган җиргә мәхәббәт һәм чисталыкка омтылыш яшьләрне дә, өлкәннәрне дә берләштерде.
Язгы кояшлы иртәдә Әҗмәкәй халку бердәм булып урамнарга чыкты. Бу көнне авылның бер почмагы да игътибарсыз калмады: эшчән халык төркемнәргә бүленеп, төрле юнәлешләрдә тырышлык куйды.

Өмә барышында һәйкәл тирәсе чүп-чардан пакьләнде, күпер өсте тәртипкә китерелде. Шулай ук зират эче һәм тирә-юне чистартылды, клуб һәм мәчет ишегаллары ялт иттереп куелды.

«Һәркемгә эш җитте, нәтиҗәсе исә барыбызны да куандырды! Бер урын да игътибардан читтә калмады. Авылыбызның чисталыгына карап, һәркайсыбыз канәгать калды», — дип хәбәр итә Рәисз Әһлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев