Әлмәт районында пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыккан
Бүген иртән Әлмәт районының сәнәгать зонасында пилотсыз очкычлар һөҗүме теркәлде. Дошман аппаратлары юк ителүдән соң, бер объектта янгын чыккан. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова рәсми рәвештә хәбәр итте.
Янгын сүндерүчеләр тиз арада эшкә керешә. Хәзерге вакытка билгеле мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр яки һәлак булучылар юк. Районда яшәүчеләр өчен дә куркыныч юк, вәзгыять контрольдә тотыла.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка вакыйга урыныннан даими оператив мәгълүмат җибәрелә.
Татарстан җитәкчесе вәкаләтле органнарга һәм җирле идарәләргә мөһим бурыч куйды: ПУА (БПЛА) һөҗүме ихтималы булганда гражданнарның үз-үзләрен дөрес тотуы буенча аңлату чараларын системалы рәвештә алып барырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев