җәмгыять

Әлфия Когогина Чаллы округында 76,74 процент тавыш белән җиңү яулады

Сайлау нәтиҗәләре буенча Әлфия Когогина 76,74 процент тавыш җыеп, Чаллы бер мандатлы округында лидер булды. Бу мәгълүматларны тавышларны санау тәмамланганнан соң Үзәк сайлау комиссиясе игълан итте.

Татарстанның 34 нче Чаллы бер мандатлы сайлау округында Дәүләт Думасына сайлаулар нәтиҗәләре билгеле булды. «Бердәм Россия»дән тәкъдим ителгән Әлфия Когогина сайлаучыларның 76,74 процент тавышын алган. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары сөйли, дип яза Татар-информ.

Әлфия Когогина Россия парламентының түбән палатасында 2011 елдан бирле эшли. 2016 һәм 2021 елларда ул Чаллы бер мандатлы округыннан Дәүләт Думасына кабат сайланды. Хәзер депутат кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкара.


Нет комментариев