2,3 миллион сумлык деталь урларга теләгән КАМАЗ хезмәткәрләре җәза алды
Чаллыда суд ПАО «КАМАЗ»ның ике хезмәткәренә карата хөкем карары чыгарды. Алар предприятие складыннан 2,3 миллион сумнан артык торган комплектлаучы детальләрне урларга җыенуда гаепләнә. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Эш материаллары буенча, узган елның ноябрендә логистика үзәге шоферы оператор белән бергәләп, компания милкен урларга ният кылалар. Алар 24 ноябрьдә детальләрне алып чыгарга тырыша, ләкин бу эш барып чыкмый.
Заводның двигатель цехы хезмәткәрләре бу эшчеләрнең үз-үзләрен тотышында шикле билгеләр күреп ала. Шуннан соң урынга хокук саклау органнары килеп җитә һәм фигурантларны тоткарлый. Урланган комплектлаучы детальләр предприятиегә кире кайтарыла.
Суд тикшерүе барышында ике гаепләнүче дә үз гаебен таныган һәм кылган эшләре өчен үкенү белдергән. Суд карары нигезендә ир-ат шартлы рәвештә өч елга, ә хатын-кыз шартлы рәвештә ике ел алты айга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев