2027 елда кемнәр пенсиягә чыга алачак?
җәмгыять

2027 елда кемнәр пенсиягә чыга алачак?

2027 елда Татарстанда 1962 елда туган ир-атлар һәм 1967 елда туган хатын-кызлар картлык буенча иминият пенсиясенә чыга алачак. Моның өчен билгеле бер хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентлары булу шарт.

2027 елда 1962 елда туган ир-атлар һәм 1967 елда туган хатын-кызлар картлык буенча иминият пенсиясен рәсмиләштерә алачак. Бу хакта Социаль фондка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, әлеге мөмкинлектән 2026 елда пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итмәгән гражданнар файдалана алачак.

Картлык буенча пенсия алу өчен берничә шартны үтәү кирәк. Иминият стажы кимендә 15 ел булырга, пенсия коэффициентлары 30дан да ким булмаска һәм гражданин билгеләнгән пенсия яшенә җитәргә тиеш.


Нет комментариев