Татарстанда 5 ноябрьдә яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә
5 ноябрь, пәнҗешәмбе көнне, Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, көн дәвамында урыны белән бераз яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә.