2027 елда Россиядә эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясе уртача 30 241 сумга җитәчәк. Бер ел эчендә түләү күләме 2466 сумга артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков хәбәр иткән.
Пенсияләрнең артуы иминият түләүләрен индексацияләү белән бәйле. Элегрәк Россия вице-премьеры Татьяна Голикова 2027 елда пенсияләрне ике этапта арттыру планлаштырылуы турында белдергән иде. Беренче индексация 1 февральдән 6,8 процент тәшкил итәчәк, ә 1 апрельдән түләүләрне өстәмә рәвештә 3,3 процентка арттыру күздә тотыла.
Шул ук вакытта 30 241 сум — картлык буенча иминият пенсиясе алучы эшләмәүче пенсионерлар өчен фаразланган уртача күрсәткеч. Һәр пенсионерның пенсия күләме аерым билгеләнә һәм бу суммадан аерылып торырга мөмкин.
Нет комментариев