Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

2026 елдан ата-аналарга еллык гаилә түләве кертелә

2026 елдан Россиядә ике һәм күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр ел саен гаилә түләве алачак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Әмма шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр түләү ала алмый.

Кем түләүгә дәгъва итә ала:

  • Мөрәҗәгать итүче һәм балалары Россия гражданнары булырга тиеш;

  • Ата-ана рәсми эштә булырга, керемнәренә салым түләргә һәм алимент буенча бурычсыз булырга тиеш;

  • Гаиләнең җан башына уртача кереме узган елдагы төбәк яшәү минимумының 1,5 тапкырыннан артмаска тиеш.

Мисал:
Дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши, 2025 елда яшәү минимумы 15 073 сум. Әгәр ата-аналарның икесе дә айга 32 000 сум хезмәт хакы ала икән, гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сум була, бу төбәктәге яшәү минимумы күләменнән азрак. Димәк, түләүгә дәгъва бирергә мөмкин.

НДФЛ турында:
Ел дәвамында хезмәт хакыннан 13% салым тотыла, ел ахырында түләү 6% итеп исәпләнә, аерма гаиләнең исәбенә кайтарыла. Мисал өчен, 2025 ел өчен түләүне 2026 елда 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гариза бирү юллары:
«Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк яки Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәте аша. Кирәкле документларның күбесе фонд белгечләре тарафыннан мөстәкыйль соратып алына, кайбер белешмәләрне (уку йорты таныклыгы һ.б.) шәхсән тапшырырга кирәк була. Гаризалар 10–30 эш көне эчендә карала, уңай карар кабул ителгәннән соң акчалар 5 эш көнендә күчерелә.

Түләү ел саен бер тапкыр бирелә, һәм аны алу хокукын һәр ел саен яңадан расларга кирәк. Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 800 100 0001 телефоны буенча 24/7 эшләүче контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мәгълүмат РФ Социаль фонды ТР бүлекчәсе матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев