2026 елда Татарстанда тагын өч «акыллы» спорт мәйданчыгы төзеләчәк
Казанда, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә смартфон аша шәхси тренировкалар ясарга ярдәм итүче яңа интерактив спорт зоналары барлыкка киләчәк.
«Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты кысаларында Татарстанда «акыллы» спорт мәйданчыклары төзү эше дәвам иттерелә. ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2026 елда яңа спорт объектлары республиканың өч шәһәрендә сафка бастырылачак.
Проект 2022 елда Казанда (Мусин һәм Имәнлек урамнарында) һәм Әлмәттә мәйданчыклар ачудан башланды. 2023 елда «акыллы» мәйданчык Түбән Камада, ә 2025 елда Яшел Үзәндә барлыкка килде. Агымдагы елда программаны тормышка ашыру дәвам итә: мәйданчыклар өч муниципаль берәмлектә төзелә, ә Казанда кышкы вариант – хоккей бортлары булган мәйданчык урнаштырыла.
Муниципалитетлар өчен җиһазларның ике тибы каралган:
- Беренче җыелма: футбол, баскетбол һәм волейбол өчен 32×19 метрлы универсаль мәйданчык. Биредә турниклар һәм борыслар белән воркаут зонасы (инвалидлар өчен дә җайланмалар бар), тренажерлар һәм 25 урынлы трибуна урнаштырылган.
- Икенче җыелма: универсаль түшәмәле 20×40 метрлы күпфункцияле мәйданчык. Ул саклагыч челтәрле хоккей бортлары, ике пар хоккей капкасы, дүрт баскетбол стойкасы, ике пар футбол капкасы һәм көч таләп итә торган күнегүләр өчен тренажерлар җыелмасы белән җиһазландырылган.
«Акыллы» мәйданчыкларның төп үзенчәлеге – аларның интерактивлыгында. Һәр тренажерда махсус QR-код бар. Аны смартфон аша укытып, республика халкы күнегүләрне башкару техникасы буенча тәфсилле видеоинструкция һәм шәхси киңәшләр ала ала.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев