2026 елда Татарстанда яшәү минимумы: кемгә күпме түләнә
Балалар, пенсионерлар һәм хезмәткә сәләтле кешеләр өчен яшәү минимумының күләме аерым исәпләнә. Иң зур сумма хезмәткә сәләтле кешеләргә туры килә — 17 547 сум. Балалар өчен ул 15 615 сум, пенсионерлар өчен 13 844 сум тәшкил итә.
Татарстанда яшәү минимумы күләме ел саен яңадан билгеләнә. Бу күрсәткеч социаль түләүләрне исәпләгәндә дә мөһим роль уйный. Яшәү минимумы — кешенең төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле минималь чыгымнарны чагылдырган күрсәткеч. Аңа азык-төлек, шул исәптән икмәк, сөт, шикәр, май, яшелчә һәм җиләк-җимеш, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр кебек кирәкле чыгымнар керә. 2026 елда республикада яшәү минимумы күпме тәшкил итә һәм ул кемнәргә кагыла – бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Ул пенсия һәм пособиеләргә ничек йогынты ясый?
Яшәү минимумы төрле социаль түләүләр күләмен билгеләгәндә исәпкә алына. Аңа пенсияләр, пособиеләр, стипендияләр һәм дәүләт ярдәменең кайбер башка төрләре бәйле булырга мөмкин. Күрсәткеч халыкның төрле категорияләре өчен аерым билгеләнә. Чөнки хезмәткә сәләтле кешеләрнең, пенсионерларның һәм балаларның ихтыяҗлары һәм чыгымнары бертөрле түгел.
Татарстанда 2026 елда яшәү минимумы күпме?
Яшәү минимумы күләме ел саен үзгәртелә. Яңа күрсәткеч узган ел билгеләнгән суммадан түбән булмаска тиеш. Аны һәр төбәк үзенең социаль-икътисади шартларын исәпкә алып билгели. 2026 елда Татарстанда җан башына яшәү минимумы 16 098 сум тәшкил итә. Хезмәткә сәләтле халык өчен ул 17 547 сум итеп билгеләнгән. Пенсионерлар өчен — 13 844 сум, балалар өчен 15 615 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев