2026 елда пенсия нинди очракта артырга мөмкин
Белгечләр әйтүенчә, пенсия күләме өстәмә шартларга бәйле рәвештә артырга мөмкин. Моңа эш стажы, яшь белән бәйле үзгәрешләр һәм кайбер социаль өстәмәләр керә.
Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин 2026 елда пенсия күләме берничә факторга бәйле рәвештә артырга мөмкин, дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, беренче сәбәп — элек исәпкә керми калган эш стажы. Әгәр эш бирүчеләр кайбер мәгълүматларны вакытында тапшырмаган яки хаталар җибәргән булса, алар төзәтелә һәм пенсия күләме артырга мөмкин.
Икенче фактор — 80 яшькә җитү. Бу очракта пенсиянең нигез өлеше икеләтә арта. Хәзер ул якынча 9584 сум 69 тиен булса, 80 яшьтән соң ул 19 мең сумнан артып китә.
Өченче очракта, гаиләдә эшли алмый торган кешеләр булса, пенсиягә өстәмә акча түләнергә мөмкин. Бу өстәмә түләү һәр кеше өчен билгеле бер өлеш күләмендә исәпләнә, ләкин ул максимум өч кеше өчен генә бирелә.
Депутат сүзләренчә, бу факторлар индексациядән тыш пенсия күләмен арттыру мөмкинлеге бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев