2026 елда больничный өчен максималь түләү 6,8 мең сумга кадәр артачак
2026 елда Россиядә больничный буенча бер көн өчен максималь пособие 6,8 мең сумга җитәчәк. Бу сумма хезмәт хакы югары һәм җитәрлек эш стажы булган очракта исәпләнә ала, дип хәбәр итә РФ Социаль фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости.
Ведомство аңлатуынча, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда якынча 20 процентка арткан. Үсеш эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр өчен Социаль фондка түли торган иминият кертемнәренең югары чиге күтәрелү белән бәйле.
Матбугат хезмәте шулай ук билгеләп үткәнчә, больничный буенча бер көн өчен түләү күләме һәр очракта аерым исәпләнә. Ул хезмәт хакы күләменә һәм хезмәт стажына бәйле. 2025 елда максималь пособие 5 673 сум тәшкил иткән, дип тә билгеләп үтә РИА Новости.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев