13 яшьлек малайга эт ташлану факты буенча тикшерү эше бара
Бөгелмәдә 13 яшьлек малайга эт ташлану вакыйгасы буенча тикшерү эше башланды. Хәзер яшүсмернең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч юк, дип хәбәр итә прокуратура.
Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, бу вакытта этләрнең янәшәсендә хуҗалары булган, ләкин алар хайваннарны тыяр өчен бернинди дә чара күрмәгән. Нәтиҗәдә, этләрнең берсе яшүсмернең аягын җәрәхәтләгән. Ярдәм сорап кычкырган баланы узып баручылар коткарган.
Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, хәзер бу хәл буенча тикшерү бара. Әгәр кагыйдә бозулар табылса, тиешле чаралар күреләчәк.
Ведомство шулай ук 13 яшьлек малайның хәле хәзер тотрыклы, аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч юк дип белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев