1 сентябрьдән гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә өстәмә ял биреләчәк
1 сентябрьдән Россиядә гадәттән тыш хәлләрдән зыян күргән гражданнарга өстәмә түләүле ял көне яки 5 көнгә кадәр түләүсез отпуск бирү тәртибе кертелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, әлеге үзгәрешләр РФ Хезмәт кодексына кертелгән төзәтмәләр нигезендә гамәлгә ашырыла, дип яза «Российская газета».
«Табигый яки техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында зыян күргән хезмәткәрләргә хезмәт хакы сакланган өстәмә ял көне һәм (яки) хезмәт хакы сакланмаган 5 көнгә кадәр отпуск биреләчәк», – диелә министрлык хәбәрендә.
Бу очракта гадәттән тыш хәлнең нинди дәрәҗәдә булуы мөһим түгел. Үзгәрешләр федераль, төбәкара, төбәк, муниципальара һәм муниципаль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә кагылачак.
Өстәмә ял көннәрен бирү тәртибе түбәндәгечә булачак: гадәттән тыш хәлләр комиссиясе кешенең гадәттән тыш хәл зонасында урнашкан торакта яшәвен раслагач, хезмәткәр эш бирүчегә гариза тапшырырга тиеш. Түләүле ял көне гариза бирелгәннән соң 10 көн эчендә, ә хезмәт хакы сакланмаган отпуск 20 көн эчендә бирелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев