1 августтан салым турында хәбәрләр Дәүләт хезмәтләренә автомат рәвештә киләчәк
1 августтан башлап Россиядә физик затлар өчен салым хәбәрләрен җиткерүнең яңа тәртибе гамәлгә керә. Хәзер мөлкәт салымнары буенча белдерүләр Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси аккаунтларга автоматик рәвештә юлланачак.
Элек электрон хәбәрнамәләрне алу мөмкинлеген ачу өчен гражданнарга махсус гариза рәсмиләштерергә туры килә иде. Яңа механизм буенча исә, Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булган кулланучылар салым белдерүләрен өстәмә мөрәҗәгатьсез алачак. Моннан тыш, кирәк булса, шәхси кабинетка бурычны түләү турында таләпләр һәм аны мәҗбүри түләтүгә кагылышлы документлар да килеп ирешәчәк.
Федераль салым хезмәте аңлатуынча, әлеге яңалык 2025 ел өчен мөлкәт салымнарын түләү кампаниясен элеккеләрдән үзгәрәк форматта үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Шул ук вакытта Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы «Салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы элеккеге тәртиптә эшләвен дәвам итә. Әгәр кешенең Дәүләт хезмәтләре порталында расланган аккаунты да, салым хезмәтенең шәхси кабинетына керү мөмкинлеге дә булмаса, аңа салым хәбәрләре элеккечә почта аша кәгазь форматында җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев