Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Әдәби хәзинә

Телефонсыз “Карга ботка”лы балачак хәтирәсе

Иртәнге яңгыр тамчылары түбәгә тып-тып килеп, йокымнан уятты. Кәефем кырылды — «Карга боткасы» көне бит, ә яңгыр ява... Ләкин бәхеткә, озакка сузылмады: болытлар таралды, көн ачылып китте. Әйтерсең лә, балачактагы кебек кабат шул бәйрәмгә ашыгам. Шунда ук күңелдә кадерле хатирәләр уянды.

«Карга ботка»сына әзерлек бездә бер ай алдан ук башлана иде. Бәлки, иң кызык өлеше дә нәкъ менә шул булгандыр. Башта төркем җыела, кемдер кабул ителә, кемдер “сынауны үтә алмый” — читтә кала. Аннан соң иң мөһим эшкә керешәбез — урын сайлау. Карлар эреп беткәнен көтмичә, урман буйларын йөреп чыгабыз, үзебезгә ошаган җирне “тамгалап” куябыз. Бу — безнең урын, монда башка беркем дә керергә тиеш түгел дигәнне аңлата.

Билгеләнгән урынны 1 майга кадәр “йөз” барып карыйбыз, хәтта сынган агачлардан шалаш та ясап куябыз — анысы яңгыр ява башласа, ышыкланыр өчен уйланылган әйбер.

Ул вакытта магазинда балык консервасы, 3 литрлы банкадан стаканга бүлеп сатыла торган сок һәм бауга асылган клиндерләрдән кала берни дә юк иде. Шуңа күрә «Карга боткасы»на өйдә нәрсә бар, шуны алып барабыз.

Җентекләп төзелгән исемлеккә тоз, пешкән йомырка, карабодай ярмасы, консерва, май ягылган ипи, бәрәңге, он, йомырка, сөт эләгә. Барысы да алдан килешенгән булып, һәркем үз өлешен әзерләп куя. Кайсыбызның башына килгәндер, «Карга боткасы»нда коймак пешереп ашый идек. Аның өчен табасы, мае кирәк, алай гына да түгел, калай мичкә кадәр алып барыш.

Менә, зарыгып көткән килеп җитә. Яңгыр явып тормаса, бәхет кошы тоткандай сөенеп, юлга кузгаласың. 9-12 яшьлек кызлар төянешеп, сайлаган урынга барып җитәбез. Урнашып алгач, мәш килеп, эшкә тотынабыз. Казанда ботка пешә, табада коймак чыжлый, азактан көлгә бәрәңге тәгәрәтелә. Уен уйнарга да вакыт табыла. Малайлар килеп, талап китмәсеннәр дип, уяулыкны да югалтмыйбыз.

Кызганыч, кулда телефон булса, һәр мизгелне фотога төшереп барган булыр идек тә, бүген шуларга карап балачакның гүзәл мизгелләрен искә алыр идек. Хәер, телефоннар булса, балачагыбыз башкача үткән булыр иде. Бүгенге балаларныкы кебек – “Карга ботка”сыз, ләкин телефон белән...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев