Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Әдәби хәзинә

Һәр буынның үз Сабантуе

Соңгы вакытта тормыш шундый зур тизлек белән үзгәрә, бераз йокымсырап торсаң, арбадан төшеп калганыңны сизми дә каласың икән. Безнең яшьлектәге Сабантуйлар белән бүгенгеләр арасында да аерма зур кебек тоела. Хәер, бәйрәм генә түгел, без үзебез дә үзгәргәнбездер инде — яшь дип санап йөрсәк тә, урта буын вәкилләренә әверелеп барабыз икән бит.

Шушы көннәрдә республикабызда Сабантуйлар башланды. Элек-электән ул авылда гына узарга тиешле бәйрәм кебек кабул ителсә дә, бүген ул шәһәрләрдә дә гөрләп бара.

Кайчандыр, без, кечкенә балалар, Сабантуйны зур бер бәйрәм итеп көтеп ала идек. Дөресрәге, аңа әзерлек кыш көне башлана иде. Ул – күлмәк әзерләүдән гыйбарәт. Ассортимент әллә ни зур түгел: апалардан калган күлмәкләр арасыннан иң матурын сайлап алыш. Зур дулкынлану белән көтеп алган көн килеп җитә. Гаилә белән сабантуйга кузгалабыз. Билгеләнгән вакытка мәйдан тирәсенә халык җыела. Ерак җирләрдән кайткан туганнар, таныш-белешләр белән күрешү башлана. Чирәмгә җәймә җәеп, табын корыла. Табын түренә, көздән бирле авыздан сулар китереп, кызыктырып торган, Сабантуй өчен дип сакланган какланган каз куела. Халык мәйданда барган уеннарда катнаша, беркем дә читтә калмый. Сәхнәгә менеп җырлаучы һәм биючеләр дә үзебезнекеләр.  

Бүген исә Сабантуй мәйданы башка төсмер алды, рухы үзгәрде. Балалар аны чираттагы бер чара итеп күрә. Безнең кебек әзерләнүләр инде артта калды.

Тезелеп киткән сату нокталарын, кафе итеп корылган урыннарда әйләнеп, башка бернидән ямь тапмый, кабат телефонына текәлүче балалар белән беррәттән, уеннарда бик теләп катнашучы балалар да аз түгел. Багана башыннан очып төшкән әтәчне куып йөрүләре генә дә ни тора! Ялындырып кына булса да, олылар да уеннарга кушыла. Бушлай концерт карарга килүчеләр эскәмияләргә җайлап утырып, “йолдызларыбыз” чыгышын тамаша кыла. Читтән Сабантуйга атап кайтучы авылдашлар сирәк булса да, туган-тумачалар бергә җыелышкан гаиләләр дә күренгәли.

Заманалар үзгәрә, хәзер башкача күңел ачабыз, башкача бәйрәм итәбез. Бәлки, без шушы Сабантуйлардан үзебезнең балачакны эзлибездер, шуңа күрә бүгенге бәйрәм үзгә булып күренәдер. Әмма һәр буынның үз Сабантуе бар. Иң мөһиме – туган якларыбызда Сабантуйлар булып торсын, балаларыбыз моны күреп үссен, милли бәйрәмебез асылын югалтмыйча киләчәк буыннарга барып җитсен.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев