Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Әдәби хәзинә

Без фатир алсак, еллар буе ипотека түлибез, ә ул исә...

Һәркемнең үз сукмагы. Кайчакта үзебез дә сизмәстән тормышыбызны башкаларныкы белән чагыштыра башлыйбыз. Нәкъ менә шул чагыштырулар аша тормышның чын кыйммәтен һәм мәгънәсен аңлыйбыз. Көтмәгәндә килеп чыккан бу очрашу минем дә уй-фикерләремне тәртипкә салырга ярдәм итте.

«Әкәм-төкәмнәргә бигрәк рәхәт инде, бүлмәләрен дә җыештырасы юк», - ди кызым бүрәнә буйлап әкрен генә шуышучы әкәм-төкәмгә карап.

Өен һәрвакыт үзе белән йөртүче бу җан иясенә чынлап та рәхәт микән, анысын белмим. Ә менә ипотека алып кредит түлисе юк, анысы хак. Без фатир алсак, еллар буе ипотека түлибез, ә ул исә: «Минем йортым үзем белән», – дип тыныч кына гомер кичерә.

Күршеләр белән дә тату яшидер әкәм-төкәм. Беркем дә ишек төбенә килеп, «Сезнең ремонт кайчан бетә инде?», - дип сорамый. Чөнки ремонт дигәннәре әкәм-төкәмгә бөтенләй кирәкми. Өйгә яңа обой ябыштырырга кирәкми, диван алыштырырга кирәкми, җиһаз ташырга да йөк машинасы чакырмый. Кыскасы, рәхәт яши әкәм-төкәм.

Фәлән меңнәр түләп врачларга да йөрергә туры килми аңа. Тешләре төшсә, стоматологның кирәге юк, чөнки берничә көннән яңасы чыга, мөгезе өзелсә, анысы да кабат үсә икән. Боларын кызым интернет челтәрләреннән укыгач белдек.

Тик уйлап карасаң, гел рәхәттә генә яшәмидер бу әкәм-төкәм, мәшәкатьсез җан иясе булмас бу дөньяда. Иртән уянуга: «Бүген кайсы якка күчәргә икән?», - дип баш ватадыр. Ашыйсы килеп, кызыккан яфрагына таба үзенчә ашыга-ашыга барган вакытта, җитезрәк башка бөҗәк үтеп китеп, ризыксыз калган чаклары да бардыр.

Кыш җиткәч, без җылы фатирга кереп утыра алабыз. Әкәм-төкәмгә исә кабырчыгын кочаклап, яз җиткәнен көтәргә туры килә. Без кибеткә барып, теләгән ризыкны алабыз, ә ул бер яфрак өчен озын сәяхәткә чыгарга мәҗбүр.

Тик ничек кенә булмасын, дөньяга яратылган һәр җан иясенең үз сукмагы, үз юлы. Кабырчыгын күтәреп әкрен генә шуышкан әкәм-төкәмгә кызыкмыйча, ипотекалы, ыгы-зыгылы, мең мәшәкатьле тормышыбызга шөкер итеп кенә яшик әле.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев