Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Әдәби хәзинә

Алдау көне

Әдәби мәйданга рәхим итегез. Әлеге хикәя кәефегезне күтәрер, беразга булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга ярдәм итәр.

1 апрель көне. Кәнсәләр алдында ирләр җыелышып, шау-гөр килә.  Ни турындадыр гәпләшәләр. Хәер, ни турында булсын инде, ничек итеп, кемне дә булса алдарга, кызык итәргә.

Ул арада каршы йорттагы ялгыз хатын Гөлҗамал, капкаларын бикләп, сәнәген күтәреп, фермага эшкә китә. Ә боларга шул гына кирәк. Тиз генә якын-тирәдә буталып йөргән бер малайны чакыртып алалар да:

- Бар, тизрәк, югары оч Фәнүзә апаңа йөгер. Әле генә ирең Гөлҗамал апа янына кереп китте, диң.

Кешесе кем диегез – көнчелеге белән иренең бәгырен корыткан Фәнүзә! Малайны йөгертәләр дә үзләре түземсезлек белән көтә башлыйлар.

Ниһаять, урам башында буйлы киндер ыштанына күлмәген кыстырып, кисәү агачына таянган Фәнүзә күренә. Җилтер-җилтер килә, күзенә ак-кара күренми. Килеп тә җитә, бикле капканы дөмбердәтә дә башлый. Үзе кисәү агачы белән капканы төя, үзе яшелле-зәңгәрле тавыш белән акыра;

- Ачыгыз, иблисләр, ачмасагыз, җаныгызны алам!

Тәмам җенләнеп бетеп, коймага менәргә маташа. Бичараның чәч-башлары тузып бетә. Ә аның кыланмышын карап торган ирләр тәгәрәп-тәгәрәп көләләр.

Басудан кайтышлый кәнсәләргә сугылган Габдуллага гына кызык булмый. Кычкыры-кычкыра тавышы беткән хатынын көч-хәл белән тынычландырып, алдау көне икәнен аңлатып, өенә кайтарып җибәргәнче, шактый вакыт үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев