Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Әдәби мәйдан

Казанда Рафис Корбанның «Соңгы сабантуй» китабы тәкъдим ителде

Казанның «Ногай» кунакханәсендә билгеле язучы Рафис Корбанның яңа китабы – «Соңгы сабантуй» тәкъдим ителде. Басмада авторның «Ватан» романы, «Каргыш» повесте һәм шул исемдәге хикәясе урын алган.

Балалар өчен шигырьләр һәм драма әсәрләре иҗат иткән Рафис Корбан соңгы елларда проза жанрына күчә. Яңа китабы өч әсәрдән тора:

  • «Ватан» – Җәлил һәм җәлилчеләрнең Идел-Урал легионындагы батырлыклары турында роман;

  • «Каргыш» – авыл тормышы, авылның таркалу тарихы турында повесть;

  • «Соңгы сабантуй» – мәктәп укучысы Рөстәмнең күзлегеннән язылган хикәя, Биектау районы Олы Битаман авылында булган хәлләргә нигезләнгән.

«Китабымны дөнья күргәненә шатмын. Өч әсәр дә «Казан утлары» журналында басылып чыккан иде, һәм алар турында уңай бәяләмәләр күп булды», – диде Рафис Корбан.

Язучы 1200 данә тираж белән чыккан китапның кибетләрдә тиз сатылуына ышаныч белдерде.

Филология фәннәре кандидаты Равия Зарипова әсәрләрнең тарихи әһәмиятен ассызыклап: «Җәлилчеләр фашизмга каршы көрәшкән, батырлыклары татар тарихында гына түгел, бөтен дөнья тарихында истә кала», – диде. Ул шулай ук китап исеменең укучыда кызыксыну уятачагын билгеләп үтте.

Язучы Нәбирә Гыйматдинова Корбанны уникаль шәхес дип атады һәм «Ватан» романының Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына туры килүен искәртте. Автор әсәрләрен тарихи чыганакларны өйрәнеп иҗат иткән.

Фото: Татарстан китап нәшрияты

Чыганак: Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев