Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
27 май - китапханәчеләр көне

Китап тәме

Китапның тәмен тою өчен, аны кулыңа алып, кыштырдатып укырга кирәк. Сәнгать әсәре буларак. китап искитмәле табыш, күңел хәзинәсе ул. “Хәзер китап укымыйлар” дигән сүзләр дөрес түгел. Кызык-сындыра белергә, китап укуның никадәр ләззәт, нихәтле тирән белем бирүенә төшендерергә кирәк.

Авыл кешесе, кышкы озын кичләрдә кулына китап ала, өлкәннәр бигрәк тә, китап укымыйча яши алмыйлар. Кече яшьтәге мәктәп укучысының яраткан әкият китаплары, ә өлкәнрәк сыйныфларда тел фәннәреннән дәресләргә әзерләнү өчен, программа буенча классикларынң әсәрләре бар. Китап уку болай да күңелне кузгата, уйландыра, күпмедер вакыт хәтта үзеңне дә шушы әсәрләрдәге герой арасында итеп тоясың, аларны чагыштырасың.

Китапханәчеләр көне уңаеннан, мин берничә кешегә: “Соңгы укыган китабың нинди?”- дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем.

Актив укучыларымның берсе Марсель Биктимеров:

Тарихи китаплар яратам, татар халкының узганы турында күбрәк беләсем килә. Мөсәгыйть Хәбибуллин, Вахит Имамовның тарихи романнарын йотлыгып укыдым. Ә узган кышта Ринат Мөһәммәдиевның “Сират күпере”н һәм Зәки Зәйнуллинның “Татар ир-егетләре” романын укып, шукадәрле күп нәрсәләр белдем. “Гомерең буе укы, күп белерсең”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Аннары халык телендә: “Белемле көчле – меңне егар, кулы көчле берне егар”, дигән сүзләр бар. Уйлап карасаң, бу әйтемгә тирән мәгънә салынган.

Вәсилә Шәйдуллина:

Укымыйча ничек яшисең. Китап уку ул- чынбарлыктан качу да, чынбарлыкны баету ысулы да. Әдәбиятта юаныч табам, чынбарлык биргән сорауларга һәм җавапларга да тап булам. Китап кына түгел, көндәлек матбугат басмаларын укыйм. Соңгы укыган әсәрләрдән Гөлсинә Галимуллина, Әлфия Ситдыйкованың “Таш тамыры” китаплары.

Тәгъзимә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА:

"Казан утлары”, “Мәйдан” журналларының яңа саннарын түземсезлек белән көтеп алам. Яздырып түгел, китапханәдән алып укыйм. Әле кулга Гүзәл Галләмованың “Ялгыз көймә” китабы килеп керде. Ничек укып чыкканымны да сизми калдым, бер сулышта укылды ул. Вакыйгалар үзенә бөтереп алып кереп китә, һич аерылып булмый. Әсәрдә кешелек мөнәсәбәтләре тирәннән өйрәнеп чагылдырылган, безнең яшьлек елларыбыз бик матур тасвирланган.

Владимир Карпов:

Китап укуны күңелгә башлангыч сыйныф укытучысы салгандыр дип уйлыйм. Елның нинди фасылы булмасын, вакыт табып укырга тырышам. Минемчә, китап укымаган кеше, бернәрсә турында да уйламый, баш миләре бик бәләкәй... “Кешеләрдә сез нинди сыйфатларны бәялисез?”- дип сораганнар Чыңгыз Айтматовтан. “Акыл!”- дигән ул. Акыл китап аша гына формалаша. Китап укымыйча акыллы булып булмый. Сугыш турында, тарихи романнар укыйм. Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлимнең “Гомеремнең ун көне” әсәрләрен бик яратып укыдым.

Нәүбәт ХАҖИЕВ:

Укырга китабым бетсә, җаныма урын таба алмыйм, тизрәк китапханәгә йөгерәм. Кайткан яңа китапларның барсын да укып барам. Яңа китаплар бетеп китсә, газетажурналлар алам. “Якты юл”ны да бик яратып укыйм, яңа әсәрләр басылганын көтәм. Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Габдрахман Әпсәләмовларны кабат-кабат укыйм.

Әйе, фикерләр дә, укучыны кызыксындыра торган темалар да төрле, әмма аларны китапка карата мөнәсәбәтләре, китап укырга ярату берләштерә. Куанычка каршы, китапханәбезнең фонды бай, яңа китаплар кайтып тора, төрле газета-журналларга да кытлык юк. Китапханәнең ишегенә зур хәрефләр белән “Рухи хәзинә” дип язып куелган. Әйе, китап чыннан да зур хәзинә, суы кимемәс белем чишмәсе. Чишмә үзенең саф суы белән тәнгә, җанга сихәт бирсә, китап күңел байлыгы бирә.

Тәнзилә ШӘЙХНУРОВА, Күзкәй авылы китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев