Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
1 сентябрь - Белем көне

281 бала канцелярия товарлары белән тәэмин ителде

Озакламый 1 сентябрь, димәк мәктәп укучылары янә парта артына утырачак.

Ләкин беренче кыңгырау яңгыраганчы, балаларга яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү мөһим. Нәкъ менә моның өчен Тукай районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе беренче тапкыр гына үткәрелми.  

Бу атнада Новотроицкое, Бәтке һәм Әҗмәкәй авыл җирлекләрендә мәктәп  букчаларын тапшыру тантанасы булып узды. Балаларга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында мәктәп букчалары һәм сертификатлар тапшырылды.

Һәрбер букча канцелярия кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. 46 бала букча, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән 235 укучы канцелярия товарлары сатып алуга махсус сертификат алды.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән: оештыручылар мәктәп букчалары, канцелярияләр, форма һәм спорт киемнәре сатып алырга ярдәм итә. Сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары социаль яклау органнары белән берлектә мондый гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерәләр, ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрәләр һәм балаларның уку елына әзерлеген игътибарда тоталар.

2024 елда акциягә 38 предприятие һәм оешма, шул исәптән идарәче компанияләр, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе кушылды.

Быел парта артына 4 976 укучы утырачак, узган ел белән чагыштырганда 213 балага күбрәк. Шул исәптән 520 беренче сыйныф укучысы, алар өчен быел беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы яңгыраячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев