Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Мотоцикл гына димә...

Атна дәвамында 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның 2се кеше үлеме һәм сәламәтлеге белән бәйле. 6 август көнне иртәнге сәгать 9да Җәйләү авылының Нагорная урамында шушы авылда яшәгән 53 яшьлек ир-ат «ИЖ Планета» мотоциклында «КАМАЗ» машинасына бәрелә.

Мотоциклның теркәү документлары да, йөртүченең йөртү таныклыгы да, мотошлемы да булмый. Баш мие, баш сөяге җәрәхәтләре алган әлеге ир-ат кома хәлендә ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатыла. Ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмыйлар, ул берничә сәгатьтән җан бирә. 
Кызганычка каршы, үз сәламәтлегенә һәм гомеренә ваемсыз караган мотоциклчылар районда шактый, дип белдерә ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша аңлатулар алып барылуга яки рейдларда инспекторлар тарафыннан кисәтүләр ясалуга карамастан, битарафлар кала бирә. Әлеге фаҗигадән соң ЮХИДИ хезмәткәрләре мотоциклчыларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерү буенча махсус рейдлар үткәрделәр. Нәтиҗә аяныч: ике көндә өч мототранспорт штрафстоянкага куелган. Аларның икесендә 15 һәм 16 яшьлек балалар йөргән. Мотоцикллар шулай ук теркәлмәгән, йөртүчеләрнең документлары да, мотошлемнары да булмаган. Мондый хокук бозулар өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган. Ә балигъ булмаган 15 яшьлек баласына мотоцикл биргән ата-анага 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк.
Икенче һәлакәт Яр Чаллы – Нефтебаза – Круглое Поле юлында төнге сәгать 11дә теркәлә. «ВАЗ-211440» машинасы юл кырыена чыгып әйләнә. ЮХИДИ инспекторлары руль артына утырган 18 яшьлек егетнең тизлекне арттыруын, шуның өстенә алкоголь кулланган булуын билгелиләр. Аның әле машина йөртә башлавына дүрт кенә ай булган. Төрле имгәнүләр алган йөртүче ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына һәм 15 яшьлек пассажир кыз Кама балалар медицина үзәгенә озатыла.
Районда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары кимеми, узган атнада шундый 233 факт теркәлгән. Иң күбе – куркынычсызлык каешын такмау очраклары. 2 кеше исә руль артына исерек килеш утырган.

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев