Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Ашыгу һәлакәткә илткән

23 декабрь көнне көндезге икеләр тирәсендә М7 юлында ике автомобиль бәрелеште.  

«Опель Вектра» машинасын йөртүче Яңа поселок ягыннан «Татарстан» совхозы поселогына барган. Ул икенчел яктан хәрәкәт иткәндә, төп юлдан килүче  «Хундай Солярис» автомобиленә өстенлек бирми һәм бәрелешүгә сәбәпче була. Нәтиҗәдә, Мәскәүдән Уфа юнәлешендә хәрәкәт итүче  «Хендай Солярис» шоферы һәм пассажирлары төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр һәм тән җәрәхәтләре ала. Алар ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла. Һәлакәттә катнашучыларның барысы да куркынычсызлык каешларын электәргән булган, дип хәбәр итәләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлегеннән.

Фото предоставлено районным отделом ГИБДД.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев