Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзебездә эшләнгән товарны алыйк

Татарстан фермерлар ассоциациясе, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының ХХII съезды булды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров аграрийларга, фермерларга үзебезнең илдә авыл хуҗалыгы товарлары, техника җитештерүчеләр белән ныклы элемтәдә торырга һәм кирәкле әйберләрне үзвакытында сатып алырга тәкъдим итте. Орлыкка килгәндә, Татарстанда эшләп килүче «Элита» предприятиесендә берничә елга җитәрлек запас булуын ассызыклады. Шулай ук республикада авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең инкубатор өчен йомыркага, саву залларына һәм сөтүткәргечләргә хезмәт күрсәтү буенча читтән кертелгән товарларга ихтыяҗ булуын әйтте. Марат Җаббаров фермерларга үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча министрлыкка тиз арада хәбәр итүләрен сорады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев