Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукай районында «КАМАЗ» белән бәрелешкән машина йөртүчесе исән калган

    Авария М7 юлында Түгәрәк Алан бистәсе борылышында килеп чыккан.

    Тукай районында бетонболгаткыч белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе исән калган. Бу хакта «Татар-информ»ның махсус корреспонденты хәбәр итте.

    «Авария М7 юлында Түгәрәк Кыр бистәсе борылышында килеп чыккан. 10нчы модельле «Лада» Чаллы ягына бара торган булган. Шул чакта «КАМАЗ» борыла башлаган һәм шунда алар бәрелешкән», — дип сөйләде агентлык корреспонденты. 

    Җиңел машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Аның күкрәк читлегенә зыян килгән. Автомобиле тимер өеменә әйләнеп калган.



     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: