Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга – күләмле штрафлар
ТРның Административ хокук бозулар турындагы кодексының "Урамда сәүдә итүне оештыру тәртибен бозу хакында"гы 3.2 маддәсе һәм "Җирлек һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү, көнкүреш калдыкларын урнаштыру хакындагы муниципаль кагыйдәләрне үтәмәү турында"гы 3.6 маддәсе буенча 2013 елның икенче кварталында район административ комиссиясе 88 беркетмә карады. Законны бозучыларга барысы 117300 сум күләмендә штраф...
Хокук бозуларның иң киң таралган төре - төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәү. ТРның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе нигезендә, әлеге кагыйдәне үтәмәүче гражданнар 2000нән 3500 сумга кадәр, вазифадагы затлар 15000нән 30000 сумга, юридик затлар 200000 сумнан 500000 сумга кадәр штрафка тартыла. Тәртип бозуны төзәтү өчен ел дәвамында бернинди чара да күрелмәсә, гражданнарга кабат 3500дән 5000 сумга кадәр, вазифадагы затларга 30000нән 50000 сумга, юридик затларга 500000нән 1000000 сумга кадәр штраф салына.
Кагыйдәләр буенча, гомуми кулланудагы территориядә, юлларда төзелеш материалларын, продукция, шул исәптән салам, печән кебек мал азыгын, тиресне саклау, чүп ташлау тыела. Һава торышы кызу, коры торганда, җилле көннәрдә, шулай ук янгынга каршы махсус режим кертелгән чорда җирлек территориясендә көнкүреш калдыкларын, кипкән яфрак, агач материалларын яндыру ярамый. Тротуарларда, газоннарда, йорт аркаларында контейнерлар һәм бункерлар урнаштыру да рөхсәт ителми. Рекреацион, сусаклагыч зоналарга, яр буйларының саклана торган территорияләренә, суга чүп ташлаучы шулай ук административ җәзага тартыла. Гомумән, закон кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүче гамәлләрне тыя.
Йорт янында шулай ук транспорт юу, йөк машиналарын саклау, контейнер мәйданчыкларына юлны ябу, территорияне койма белән әйләндереп алу, гомуми куллану урынында үз белдегең белән корылмалар төзү, аны металл, төзелеш калдыклары һәм башка төрле чүп белән тутыру, урамга пычрак су түгү ярамый. Шулай ук тиешле документлардан башка автотранспорт өчен түләүле стоянка оештыру тыела. Җирлекләрдәге төзекләндерү объектларына, кече архитектура формаларына, яшеллеккә зыян салу административ җәзага тартуга китерә, дип белдерә район Башкарма комитеты каршында эшләүче административ комиссия.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 11:30Шәфкать иясе Фәнзия Безнең хатын-кызларыбыз барысын да булдыра! Авыл хуҗалыгында да алсыз-ялсыз хезмәт куя, төзелештә дә, җитештерү тармагында да үз-үзен аямыйча эшли, балаларга белем бирә, дәвалый... Хатын-кыз җитәкчеләребез белән дә горурланабыз. Кыскасы, кайсы тармакны алсаң да, тел-теш тидермәслек итеп хезмәт куялар безнең гүзәл затларыбыз. Кайчагында ирләр күтәрә алмаслык йөкне үз өсләренә алалар. Шуның өстенә, матур итеп гаиләсен алып баралар, балалар үстерәләр... Ә менә Калмия авылында яшәүче Фәнзия Зәйнуллина социаль хезмәткәр булып эшли. Ягъни булышуга мохтаҗ булган өлкәннәргә ярдәм итә.4500
-
5 март 2021 - 14:00Кадерле әни, талантлы педагог Балалар бакчасы тәрбиячесе, педагог, бакча мөдире Клара Габделхакова утыз биш еллык педагоглык эшчәнлегендә берничә буын балаларга тәрбия, белем биргән. Алар бүген әниләредәй якын күргән тәрбияче апаларына баш иеп рәхмәт әйтә.11800
-
5 март 2021 - 13:05Ишетә алу – олы бәхет «Демография» милли проектының «Халыкның сәламәтлеген ныгыту» региональ проекты кысаларында, шулай ук районда яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан үзәк дәваханә 1 марттан 10ысына кадәр ишетү органнары авыруларын кисәтү ункөнлеге үткәрә. Ишетү сәләтен югалтмау, колакларны саклау турында үз киңәшләрен район үзәк дәваханәсе табиб-отоларингологы Ильхом Сәгыйдуллин бирә.8900
-
5 март 2021 - 12:20Ашламасыз җиргә орлык ташлама... Язгы кыр эшләрен үтәп чыгу өчен район буенча барлыгы 4148 тонна минераль ашлама тупланган. Бу, уҗым культураларына кертелгәнне дә исәпләп, бер гектарга тәэсир итүче матдә 52,7 килограмм дигән сүз.6700
-
5 март 2021 - 11:40Спартакиада Районның авыл җирлекләре, оешма һәм предприятие-ләре арасында III Спартакиада башлана.8900
-
5 март 2021 - 11:20Март аена мәдәни чаралар Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында район мәдәният һәм ял үзәге март аенда авыл җирлекләрендә түбәндәге чаралар үткәрүне планлаштыра.8300
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.23500
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.25700
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.31100
-
6 март 2021 - 11:35Резеда Сафина: Таянырдай кешеләр булу бик кыйммәтАвылның хуҗабикәсе. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче хатын-кызлар турында шулай диясе килә. Җирлектәге көндәлек тормышны көйләп алып баручы ханымнар бит алар. Аларга бу җиңел биреләме? Каян көч алып эшлиләр? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү теләге белән без Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага берничә сорау бирдек.31503
-
6 март 2021 - 11:35Резеда Сафина: Таянырдай кешеләр булу бик кыйммәт Авылның хуҗабикәсе. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче хатын-кызлар турында шулай диясе килә. Җирлектәге көндәлек тормышны көйләп алып баручы ханымнар бит алар. Аларга бу җиңел биреләме? Каян көч алып эшлиләр? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү теләге белән без Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага берничә сорау бирдек.31503
-
5 март 2021 - 14:00Кадерле әни, талантлы педагог Балалар бакчасы тәрбиячесе, педагог, бакча мөдире Клара Габделхакова утыз биш еллык педагоглык эшчәнлегендә берничә буын балаларга тәрбия, белем биргән. Алар бүген әниләредәй якын күргән тәрбияче апаларына баш иеп рәхмәт әйтә.11800
-
4 март 2021 - 09:20Арту – Тукай районы исәбенә Республикада узган ел дуңгыз ите җитештерү 5 процентка арткан. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән чираттагы утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов шулай диде.11500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика