Штраф тег белән яңалыклар
-
49 мең татарстанлы ЮХИДИ штрафлары барлыгын дәүләт хезмәтләре порталыннан белде
Хезмәтне куллану өчен автомобильнең дәүләт номерын һәм транспорт чарасын теркәү турында таныклык номерын белергә кирәк.
-
Штрафны вакытында түләвең хәерле
Хәзерге көндә Тукай районы территориясендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәгән 335 кеше исәпләнә. Бүген штраф суммалары кечкенә түгел, шул ук вакытта аларны бар кеше дә «бәхет хаты» алган көнне үк түли дә алмый. КоАПта билгеләнгәнчә, штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Шуңа өстәп, карардан риза булмаучылар өчен 10 көн кабат карау срогы бирелә.
-
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга – күләмле штрафлар
ТРның Административ хокук бозулар турындагы кодексының "Урамда сәүдә итүне оештыру тәртибен бозу хакында"гы 3.2 маддәсе һәм "Җирлек һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү, көнкүреш калдыкларын урнаштыру хакындагы муниципаль кагыйдәләрне үтәмәү турында"гы 3.6 маддәсе буенча 2013 елның икенче кварталында район административ комиссиясе 88 беркетмә карады. Законны бозучыларга барысы 117300 сум күләмендә штраф...
-
Штраф түләргә алтмыш көн вакыт биреләчәк
РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә караган өлешенә федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелде. 12.16 маддәгә өстәлгән 6 һәм 7 өлешләр буенча, хәзер йөк транспорты хәрәкәтен тыю турындагы юл билгеләре таләпләрен үтәмәү административ җаваплылыкка китерә. 2013 елның 9 маеннан көченә керәчәк тагын бер федераль закон административ штрафны...
-
Инвалидны эшкә алмасаң – штраф салалар
Халыкның мәшгульлегенә, социаль яклауга кагылышлы законнарга һәм РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының инвалидларны яклау һәм аларны эш белән тәэмин итүгә караган өлешенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер эш бирүчеләр инвалидлар өчен махсус эш урыннары булдырырга, бу урыннар турындагы мәгълүматларны үз эченә алган боерык һәм күрсәтмәләр чыгарырга бурычлы. Мондый эш урыннары булдырмаган,...
-
Штрафны вакытында түләмәүчеләрне ачыклау дәвам итә
Төрле кисәтү чаралары кулланылуга карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен вакытында түләнмәгән штрафлар күләме кимеми. Законны санга сукмаган машина йөртүчеләрне ачыклау, аларны административ җаваплылыкка тарту максатыннан, февраль аенда район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан махсус рейдлар да уздырылды. Мондый кисәтү чарасын хокук саклаучылар дәвам итәләр. Участок вәкаләтлеләре һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары...
-
Штрафларын вакытында түләмәүчеләрне ачыклыйлар
РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсе нигезендә, юл йөрү кагыйдәсен бозган машина йөртүчеләргә штрафларын түләргә беркетмә төзелгәннән соң 30 көн вакыт бирелә. Карар белән килешмәгән очракта шикаять бирү өчен кодексның 30.3 маддәсе буенча тагын 10 көн өстәлә. Штрафларын вакытында түләмәүчеләрне ачыклау максатыннан ЮХИДИнең район бүлеге хезмәткәрләре һәм участок...
-
Яңа елның яңа штрафлары
Узган елның 25 декабрендә кабул ителгән Федераль Закон нигезендә, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы өлешләренә кайбер үзгәрешләр кертелде һәм алар яңа елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Шулай итеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләр хәзер штрафларны башкачарак түли башлаячаклар. Бу турыда Татарстан Республикасы...
-
Штраф түләүне бер айдан озакка сузма
Агымдагы елның алты ае эчендә Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча штрафларны түләмәүчеләргә карата Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан 129 эш ачылды.
-
Бурыч түләмәгән өчен – кулга алу
Район суд приставлары хезмәте бурычларны түләтү айлыгы кысаларында 14 кешегә карата 3тән алып 15 тәүлеккә кадәр вакытка кулга алу җәза чарасын кулланган. Штрафлар саны арта, аларны кайтарту буенча катгый чаралар күрелсә дә, айлык кысаларында гына бу төр башкарма документлар буенча эшне тулысынча ябып бетерә алмаячакбыз диләр приставлар.
-
Бурычларыгызны түләгез
Апрельдә административ штрафларны түләтү айлыгы игълан ителде. Гражданнар һәм юридик затлар кабул итү вакытларында бурычларын каплый алалар. Сишәмбе көнне 10.00нан 15.00 сәгатькә кадәр, пәнҗешәмбе көнне 16.00дан 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә (14 апрельдә) 9.00дан 13.00 сәгатькә кадәр суд приставларының район бүлегенә 4, 5, 10нчы кабинетларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сораулар булса, 79-13-04...
-
Вакытында түләмәсәң, штраф тагын да арта
2011 елның августыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенә үзгәрешләр гамәлгә керде. Бу маддә нигезендә административ штрафны закон нигезендә билгеләнгән срокта түләмәгән очракта әлеге сумманы икеләтә күләмдә түләтү, ләкин 1000 сумнан да ким булырга тиеш түгел яки 15 көнгә кадәр административ арест салу каралган.