Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Штраф түләргә алтмыш көн вакыт биреләчәк

РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә караган өлешенә федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелде. 12.16 маддәгә өстәлгән 6 һәм 7 өлешләр буенча, хәзер йөк транспорты хәрәкәтен тыю турындагы юл билгеләре таләпләрен үтәмәү административ җаваплылыкка китерә. 2013 елның 9 маеннан көченә керәчәк тагын бер федераль закон административ штрафны...

РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә караган өлешенә федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелде. 12.16 маддәгә өстәлгән 6 һәм 7 өлешләр буенча, хәзер йөк транспорты хәрәкәтен тыю турындагы юл билгеләре таләпләрен үтәмәү административ җаваплылыкка китерә.

Реклама

2013 елның 9 маеннан көченә керәчәк тагын бер федераль закон административ штрафны түләү срогын озынайтуны үз эченә ала. Бүген аны 30 көн эчендә түләү мәҗбүри, ә закон көченә кергәннән соң штраф түләргә 60 көн вакыт биреләчәк. Шулай ук штрафлар салу турындагы үтәлмәгән карарларны суд приставларына җибәрү срогы да өч тәүлектән ун тәүлеккә кадәр озынайтыла. Штрафны вакытында түләмәгән өчен җаваплылык 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту белән дә тулыландырыла, дип хәбәр итә район дәүләт автоинспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун канун џђм хокук тђртибе штраф

2
X