Канун џђм хокук тђртибе тег белән яңалыклар
-
15 август 2013 - 12:36Кирәк җиргә хәбәр итРайон прокуроры Марат Әхәтов җитәкчелегендә Башкарма комитет, хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашында узган ведомствоара утырышта авыл клублары, мәктәп, полиция терәк пунктларында махсус тартмалар куярга кирәк диелде. Анда авыл халкы тәртип бозу, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше турындагы хәбәрләрне калдырырга мөмкин. Бу чара шәһәрдән читтә урнашкан торак пунктларда җәмәгать тәртибен саклау, халыктан...
-
5 август 2013 - 07:44Намус иреген, дини хисләрне закон яклыйЭкстремизм - чиктән тыш карашлар яклы булу. Аның төрле өлкәләрдә калкып чыгуы ихтимал. Шуңа күрә җирле үзидарә, прокуратура һәм хокук саклау органнары бу мәсьәләгә җитди игътибар бирәләр. Һәрдаим районның террорга каршы комиссиясе утырышлары үткәрелә һәм аларда төрле ведомостволарның бу юнәлештә бергәләп эшләү мәсьәләләре тикшерелә, милли һәм дини килешеп яшәүне алга...
-
31 июль 2013 - 14:02Мондый җәза дөресме?Сезнең сорауга адвокат Әлфия Хаҗиева җавап бирә Сорау: Якын танышыбыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты. Беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән. Әмма аның хафасы байтак булды. Танышыбызның хатыны ирен өйләренә алып китү өчен авария урынына бик тиз килеп җиткән. Ә менә юл-транспорт һәлакәтенә дучар булган кешеләргә ЮХИДИ хезмәткәрләрен шактый көтәргә туры килгән. Юлдагы...
-
22 июль 2013 - 10:10Җинаятьләр саны артаҖинаятьчелекне булдырмау буенча хокук органнарының яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Һәр юнәлештә башкарылган эшләр җентекләп анализланды, чаралар билгеләнде. Соңгы берничә елга беренче тапкыр район биләмәсендә җинаятьчелекнең артуы күзәтелә. Җинаятьләрне ачу да 74тән 84 процентка кадәр үскән.
-
29 апрель 2013 - 06:00Штраф түләргә алтмыш көн вакыт биреләчәкРФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә караган өлешенә федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелде. 12.16 маддәгә өстәлгән 6 һәм 7 өлешләр буенча, хәзер йөк транспорты хәрәкәтен тыю турындагы юл билгеләре таләпләрен үтәмәү административ җаваплылыкка китерә. 2013 елның 9 маеннан көченә керәчәк тагын бер федераль закон административ штрафны...
-
21 февраль 2013 - 05:06Автомобиль юлыннан җир участогына керү законсыз дип табылдыРайон прокуратурасында Татарстан Республикасы юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы Р. Н. Миңнехановтан килгән мөрәҗәгать тикшерелде. Анда шәхси эшмәкәр Владимир Диденко тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы законны бозу турында хәбәр ителгән. Тикшерү барышында шул ачыкланды: әлеге эшмәкәр "Чаллы сукудыргыч - Яңа поселогы" автомобиль юлының бер өлешендә үзенең җир участогына керү...
-
14 февраль 2013 - 09:39Гаеплеләр иректә дә үз җәзасын алаҖәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалы аша узган ел 248 хөкем ителгән кеше үткән. 2011 елда бу сан 277 булган, 2010да - 306. Хокук бозучыларның 140ы былтыр инспекциягә исәпкә куелган, алар арасында балигъ булмаганнар да бар. Әлеге саннарны редакциягә филиалның җитәкчесе Рамис Бегишев хәбәр итте. Әлеге инспекциядә исәптә торучылар районның һәр...
-
14 февраль 2013 - 05:36Эш өчен вакытында түләнергә тиешПредприятие һәм оешмаларда хезмәткәрләргә эш хакын вакытында түләү буенча законнарның үтәлешен район прокуратурасы һәрдаим контрольдә тота. Узган ел районда бу рәвешле закон бозуның 989 очрагы теркәлде. Граҗданнарның хокукларын бозмауны таләп итеп 20 мөрәҗәгать төзелде. Гаепле булган 21 хезмәткәр - дисциплинар җаваплылыкка, РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсе 1...
-
6 февраль 2013 - 04:50Уен автоматлары авылга да килеп җиттеАзартлы уеннарның киң таралуы күзәтелә Районда теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда быел 8 процентка кимеде. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең, элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган, шулай ук алдан планлаштырып эшләнгән, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән җинаятьләрнең артуы күзәтелде. Алты үтерү очрагының бишесе рәсми рәвештә ачылды.
-
30 гыйнвар 2013 - 04:20Хезмәт хакын вакытында алмасаң...Район прокуратурасы узган елда үз эшчәнлегендә район предприятиеләре, учреждениеләрендә, муниципаль районда теркәлгән башка оешмаларда хезмәт турындагы законның хезмәт хакын вакытында түләүгә кагылган өлешенең ничек үтәлүенә җитди игътибар бирде. Үткәрелгән тикшерүләр вакытында 989 закон бозу очрагы ачылды. Гражданнарның хезмәт хакларын вакытында алуга булган хокукларын бозуны булдырмауны таләп иткән 20 тәкъдим кертелде....
-
23 гыйнвар 2013 - 15:52Федераль эзләүдәге җинаятьчене тотканнарСосновый Бор поселогында шәхси йортта яшәүче С. ханым өенә кайтып керә һәм ватылган тәрәзәгә, идәндә аунап яткан чит кроссовкаларга, ачылган шампан шәрабе шешәсенә юлыга. Бүлмәдә йоклап яткан улын уята да, тиз генә кар өстендә калган эзеннән басу буйлап карак артыннан чыгып йөгерә. Алдан чапкан ир-атны күреп ала, ләкин куып тота...
-
21 ноябрь 2012 - 04:48Яңа эшкә керсәң – хәбәр итРайон прокуратурасы "Торак-инвестиция компаниясе" ҖЧҖдә коррупциягә каршы тору турындагы законның үтәлешен тикшерде. "Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль Закон нигезендә (№273, 12 маддә, 4 пункт, 25.12.2008), элек дәүләт яки муниципаль хезмәт башкарган, РФнең норматив-хокукый актларына нигезләнеп төзелгән исемлеккә кергән гражданин эштән киткәннән соң ике ел дәвамында яңа урында хезмәт килешүе төзегән...
-
21 ноябрь 2012 - 04:47Экстремистларның активлыгы кимемиЭкстремизм - бүгенге җәмгыяттә иң зур борчу тудырган тискәре күренешләрнең берсе. Террорлык актлары нәтиҗәсендә бер гаепләре булмаган бик күпләрнең гомере өзелә. Соңгы елларда Идел буе регионында ислам экстремистик төркемнәре үз эшчәнлекләрен көчәйтте. Әлеге төркемнәрнең үз карашларын яшьләр арасында таратуы аеруча куркыныч тудыра. Бу җәһәттән, районда яшәүчеләрдән, аеруча яшьләрдән, дини-экстремистик чакыруларга...
-
2 ноябрь 2012 - 05:17Үкенерлек булмасынШартлы рәвештә хөкем ителгән, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең район буенча җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торган сигез кеше, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтеп, агымдагы елның тугыз ае эчендә җинаять җаваплылыгыннан азат ителде. Шартлы хөкем таләпләрен үтәмәгәннәр исә, киресенчә, иректән азат ителү урыннарына җибәрелде.