Яңа елның яңа штрафлары
Узган елның 25 декабрендә кабул ителгән Федераль Закон нигезендә, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы өлешләренә кайбер үзгәрешләр кертелде һәм алар яңа елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Шулай итеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләр хәзер штрафларны башкачарак түли башлаячаклар. Бу турыда Татарстан Республикасы...
Документларың тәртиптә булмаса - юлга кузгалма
Административ хокук бозулар турындагы кодексының үзгәрешләр кертелгән 12.3 маддәсенең 1 өлеше буенча, транспорт чарасы белән идарә итәргә хокук бирүче һәм теркәү документлары булмаган килеш юлга кузгалган машина йөртүчегә кисәтү яисә 100 сум күләмендә штраф яный. Элек әлеге документлар исемлегенә машина белән идарә итәргә хокук бирүче ышаныч кәгазе дә керә иде.
Каршы полосага чыкканда кагыйдә бозма
12.15 маддәнең 3 өлеше буенча, каршылыкны әйләнеп үтү максатыннан кагыйдә бозып каршы юнәлештәге полосага яки трамвай юлына чыккан өчен 1000 сумнан башлап 1500 сумга кадәр административ штраф карала. Трамвай юлына чыккан өчен элек 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан коры калырга мөмкин иде. Кагыйдә бозуның шундый ук башка очракларында, 3 өлештән тыш, машина йөртүче 5000 сум штрафка тартыла яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.
Шушы ук маддәгә 5 өлеш өстәлде. Ул түбәндәгечә бәян ителә: бу маддәнең 4 өлешендә каралган административ хокук бозуны бер ел эчендә яңадан кабатлаучыдан бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукы алыначак. Шундый ук хокук бозу видеотеркәү җайланмалары аша ачыкланса, автомобиль хуҗасына 5000 сум күләмендә штраф түләргә дигән "бәхет хаты" киләчәк.
Барсаң, дөрес юнәлештә бар
Бер генә юнәлештәге юлдан каршыга таба хәрәкәт итеп, ЮХИДИ инспекторлары кулына эләксәң, һәм бу рәвешле кагыйдә бозу бер ел эчендә икенче мәртәбә кабатланса, 12.16 маддәнең яңа өстәлгән 3.1 өлеше буенча шулай ук бер елга хокуктан мәхрүм ителәсең. Ә инде видеокамерага туры килсәң 5000 сум штраф белән котыласың.
ОСАГО полисында исемең язылмаса, номерсыз каласың
Административ хокук бозулар кодексындагы тагын бер үзгәреш ОСАГО полисына кагыла. Транспорт чарасыннан файдалануга хокукы булмаган, ягъни ОСАГО полисында фамилиясе язылмаган машина йөртүче хәзер элеккеге кебек 300 сум штраф белән генә котылып кала алмаячак. Полиссыз йөргән өчен элек нинди җәза кулланылган булса - полиста исемең теркәлмәгән икән, шундый ук административ җәза биреләчәк. Ягъни транспорт чарасының дәүләт номерлары салдырылачак, һәм, әлбәттә инде, җитешсезлекне төзәткәнчегә кадәр бу машина белән йөреп булмаячак. Әлеге үзгәреш турында Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.37 маддәсенең 1 өлешендә әйтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 14:40Абруйлы мөгаллим Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе өченче ел рәттән районда гомуми рейтинг буенча тугызъеллык мәктәпләр арасында I урынны алып килә. Биредә 46 балага 12 педагог белем һәм тәрбия бирә. 1980 елдан бирле мәктәп директоры булып эшләүче тәҗрибәле педагог Миргасим Галимҗанов: «Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, тәрбияле укучыларыбыз һәм дус-тату коллектив. Без – бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бу – җитәкче өчен зур бәхет», – ди.4300
-
27 февраль 2021 - 11:30Юлсызлык проблемасы Әҗмәкәй авыл җирлегендә юлсызлык проблемасы көнүзәк мәсьәлә. Подсолнухи һәм Рябинка микрорайоннарында бу мәсьәлә аеруча кискен тора.5900
-
27 февраль 2021 - 11:20Әфган аш-суы нинди була? Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Теләнче Тамак авыл китапханәсендә үзенчәлекле чара узды. Бу көнне китапханә аш-су бүлмәсенә әверелде. Очрашуга килгән әфган сугышы ветераннары, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре әфган аш-суын әзерләделәр.4300
-
27 февраль 2021 - 10:50Олимпиада призеры Тукай районының Мәләкәс мәктәбе укучысы Хаҗиев Равил геология буенча олимпиаданың төбәк этабы призеры булды.4300
-
27 февраль 2021 - 10:10«Иң мөһиме – халык ышанычын саклау» «Көнкүрештә иң кирәкле әйбер – су. Кышкы салкыннарда торбалар бозланып, кешеләр сусыз утырырга да мөмкин. Мондый очракларда аларга без ярдәм итәбез», – ди «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ директоры Риф Миңнекаев.3900
-
27 февраль 2021 - 09:40Проект якладылар Район башкарма комитетында район яшьләре үз эшләре буенча проектларын якладылар.4300
-
27 февраль 2021 - 08:20Сәбәп бер – мичне артык кыздыру Бәйрәм ялларында район территориясендә мунчалар януның ике очрагы теркәлде. 21еннән 22сенә каршы төндә бердәм диспетчерлык хезмәтенә Биклән авылыннан хәбәр килә. Биредә мунчаның түбәсе, өйалды, чабыну урыны яна.4500
-
26 февраль 2021 - 17:10Туган телдә җырлый чишмә... Иштирәк авылы мәдәният йортында «Туган телдә җырлый чишмә» дип аталган үзешчән сәнгать смотр концерты үтте. Концерт программасы Иштирәк авыл җирлеге турындагы видеосюжет белән башланып китте. Шуннан соң тамашачылар корабльдә сәяхәт итү мохитенә чумдылар. Иҗат корабы безне җырлар, биюләр һәм кызыклы легендалар станцияләре буйлап алып барды.9400
-
26 февраль 2021 - 15:30«Яратмасаң, машина йөрми ул...» Расих Бариев – Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның иң тәҗрибәле, абруйлы хезмәтчәннәреннән берсе. «Мактауны яратмыйм», – дисә дә, тырыш кешенең хезмәтен күрәләр һәм бәялиләр икән, ул моңа лаек дигән сүз.10900
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.17500
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.20600
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.25700
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
26 февраль 2021 - 10:00
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшәЯңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.12100
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.18000
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.17500
-
24 февраль 2021 - 10:00Тормыш итү – үзе бер имтихан Семеновлар – Мария Александровна белән Николай Алексеевич быел гәүһәр туйларын билгеләп үтте. Гәүһәр – кыйммәтле ташлар арасында иң асылы. Озак еллар бергә тату тормыш итүче парлар да шуңа тиң. 60 ел бергә – шулкадәр вакыт кайгысын да, шатлыгын да уртак итеп гомер кичерүче гаиләләр бүгенге көндә күп түгел.15300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика