16 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Үз тегермәнебез сафка басты дип сөенә сәйдәшлеләр
Уңганнарга эш карышмый. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык игенчеләре дистә еллап инде элиталы орлык үстерү белән ныклап, фәнни нигездә шөгыльләнәләр. Узган хуҗалык елында бодайның "симбирцит", "экада-70", "ульяновская-100" һәм "экада-94" сортлары игелгән 2500 гектардан югары клейковиналы 90 мең центнер бөртек җыеп алдылар.
-
Депутат ярдәмчесе кабул итә
19 гыйнварда, шимбә көнне 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
Безнекеләр – республикада беренче
Узган елгы бәйге һәм чемпионатлар нәтиҗәләре буенча районыбызның инвалидлар оешмасы спортчылары авыл районнары арасында республикада беренче урынны яулады.
-
Мәктәпләрдә чисталык дәресләре үтте
Татарстан Президентының 2012 ел, 20 октябрь Указы нигезендә яңа 2013 ел республикада экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров хәбәр итте. Аның кысаларында республикада табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча төрле...
-
Хакимият вәкилләре халык белән очраша
Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә район хакимияте бүлекләре башлыклары һәм белгечләре катнашында халык белән очрашулар уза. Мондый күзгә-күз карап сөйләшүләр бу атнада Борды, Мусабай Завод, Бәтке, Круглое Поле авылларында үтте. Белгечләргә күбесенчә пенсионерлар мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Бәткедә үткән сәгать ярымлык очрашуда хакимият вәкилләренә егермедән артык кеше үз соравын бирде. Халыкны, нигездә,...
-
Укучым – Татарстан һәм Россия чемпионы
Күптән түгел минем укучым Артур Җиһаншин Казан шәһәрендә узган татар-башкорт көрәше буенча ярышларда батыр калды. Бу егетнең көннән-көн зуррак уңышларга ирешә баруына үзе укыган Теләнче Тамак мәктәбе дә шаһит. Артур физкультураны үзенең яшәү рәвеше итеп кечкенәдән үк сайлады. Теләнче Тамак авылында яшүсмерләр өчен оештырылган "Милли көрәш" түгәрәгенә 5 сыйныфтан йөри...
-
Боерганның Ак әбисе
Шушы көннәрдә хөрмәтле авылдашыбыз, Чебенле авылында туып-үскән Газизә апа Мөхәммәтшина үзенең 90 яшьлек юбилеен гаиләсе белән бергәләп билгеләп үтте. Аны олы бәйрәме белән котларга район хакимияте башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, авыл жирлеге башлыгы Зарифъян Камильянов килделәр, үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.Путинның котлау хатын, кыйммәтле бүләк һәм чәчәк...
-
Яңа елның яңа штрафлары
Узган елның 25 декабрендә кабул ителгән Федераль Закон нигезендә, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы өлешләренә кайбер үзгәрешләр кертелде һәм алар яңа елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Шулай итеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләр хәзер штрафларны башкачарак түли башлаячаклар. Бу турыда Татарстан Республикасы...
-
Без бергә булганда
Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә "Талантлар планетасы" балалар иҗатын үстерү фонды тарафыннан оештырылган "Без бергә булганда" Халыкара балалар конкурс-фестивале узды. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән мәртәбәле жюри игътибарына иҗат коллективлары үзләренең иң яхшы чыгышларын тәкъдим иттеләр.