Якты юл
  • Рус Тат
  • Үз тегермәнебез сафка басты дип сөенә сәйдәшлеләр

    Уңганнарга эш карышмый. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык игенчеләре дистә еллап инде элиталы орлык үстерү белән ныклап, фәнни нигездә шөгыльләнәләр. Узган хуҗалык елында бодайның "симбирцит", "экада-70", "ульяновская-100" һәм "экада-94" сортлары игелгән 2500 гектардан югары клейковиналы 90 мең центнер бөртек җыеп алдылар.

    Элиталы чәчүлек орлык, үз ихтыяҗларыннан тыш, кайбер район, республика хуҗалыкларына сату өчен дә җитәрлек. Быел сатып алу бәясе дә кыйммәтрәк - центнеры узган елгы 12 меңнән 16 мең сумга кадәр күтәрелгән. Хәер, хуҗалыкның, авылның яшәешен яхшыртуның башка мөмкинлекләрен дә читкә куймыйлар биредә. Менә дигән пекарнялары бар. "Язгы кыр эшләреннән башлап урып-җыюны төгәлләгәнче басудагы эшчеләрне йомшак җылы икмәктән өзмибез. Кибеттә дә халык бик теләп ала. Узган җәйдә Иске Абдулдагы ак он тегермәнен эшләтеп җибәрдек, бүген күпереп пешкән ак ипекәйне үзебезнең оннан пешерәбез," - дип куанычлары белән уртаклашты сәйдәшлеләр.

    "Игенчелек бит ул - ел әйләнәсе һәрдаим игътибар, агрочаралар комплексының, технологиянең төгәл үтәлешен таләп итә, бер звеноның башлангычы икенчесенең ахыргы нәтиҗәсен билгели торган шулкадәр катлаулы механизм. Ә ахыргы нәтиҗә - яз-җәй буе басудан чыкмыйча күз текәп көтеп алган иген уңышы гына түгел, хуҗалыкның, авылның яшәеше, күпме кешенең хезмәт хакы, бүгенгесе һәм иртәгәсе. Ә без бит элиталы орлык үстерәбез, аңа таләпләр бермә-бер югары," - дип, хуҗалыкның баш агрономы Илдар Салих улы Мөхәммәдиев Мерәс бригадасында орлык чистарту, калибрлау белән шөгыльләнүче егетләр белән таныштыра. 15 ел инде элеватордагы ашлык чистарту җайланмаларының көз, кыш буе өзеклексез эшләвен тәэмин итүче машинист Миңненәзир Сәгъдиевнең дә, амбарларга орлык ташучы шоферлар Алмаз Газетдинов һәм Зөлфәт Гыймазовның да күңелләре күтәренке. Эшләренең нәтиҗәсе күз алдында - каршыдагы амбар бүлемнәре инде гәрәбәдәй бөртекләр белән тулган, уртага салынган көшелләр дә көннән-көн ишәя. Товарлыклы бодайны һәм фуражны Иске Абдулдагы узган ел ремонтланган амбарга һәм элеккеге автогаражга урнаштыралар.

    Ә Иске Абдулда мине аеруча кызыксындырган яңалык - данлыклы ак он тегермәне көтә. Илдар Салих улыннан 1967 елда төзелеп, тирә-як авыллар халкын озак еллар ак он белән тәэмин иткән, ләкин соңгы 10-12 елда ташландык хәлдә булган тегермәнне төзекләндерү тарихы белән кызыксынам. "Пекарня эшли башлаганнан бирле әледән-әле бу мәсьәләне күтәреп килде җитәкчебез Марат Тәлгать улы. Үзебез үстергән бодайның клейковинасы 28 процентка кадәр җитә, ә без югары сортлы онны читтән сатып алабыз. Тарттыру җаен тапсак, ипи дә очсызгарак төшәчәк бит. Әллә Иске Абдулдагы ак он тегермәнен төзекләндереп карыйкмы, дигән фикерне узган ел кабат кузгатты. Киңәш-табыш иткәннән соң, техникага һәвәс егетләр тәвәккәлләп эшкә тотынды һәм, Аллаһыга шөкер, ерып чыктылар," - ди баш белгеч. Беренче эш итеп 1998 елдан бирле шушы типтагы тегермәннәрне төзекләндерү белән шөгыльләнүче Альберт Закировны эзләп табалар. Килеп-карап эш мәйданы һәм күләме белән танышканнан соң, егет риза була. "Ничек итсә-итте, әмма күпме еллар эшләми торган тегермәнгә җан өрде бит егет. Ул башкарган эшне күзаллап бетерерлек тә түгел, чын-чыннан шаккатмалы!" - дип, ихлас соклануын белдерә хуҗалыкның алдынгы механизаторы, бүген тегермән өчен җаваплылыкны үз өстенә алган Мерәс егете Назыйм Вәлиев. Узган яз-җәй буе бергәләп иске тегермәнне тулысынча сүтеп, заманча станоклар, иләкләр белән җиһазлап, ниһаять, тергезеп җибәргәннәр. Баштарак 1 сортлы он тарттырган яңа тегермән. Альберт тагын кат-кат чертежларын-сызымнарын өйрәнгән, кайбер процессларны камилләштергән. "Бер ай инде югары сортлы мамык кебек ап-ак он тарттырабыз. Әлегә көненә 2 тоннадан артмый, алга таба ихтыяҗга карап күләмен бермә-бер арттырырга исәп," - ди елмаеп Альберт, беренче катта өелгән ак он капчыкларына ишарә ясап. Алтын куллы мастердан он тарттыру технологиясе белән таныштыруын сорыйм. Бик катлаулы процесс икән. Авточистарткыч аша үткән бөртекләр башта юешләнә һәм икенче катта урнашкан махсус бункерда 6-8 сәгать ята. Аннан соң биш автомат станокның башта беренчесенә, аннан соң икенчесенә, өченчесенә һәм ... бишенчесенә эләгеп, аларның ялгашларында кабат-кабат вакланып-эшкәртелеп, эреле-ваклы дистәләгән иләкләрдә иләнгәннән соң, ниһаять, чимал тиешле консистенциягә җиткерелә, ягъни мамык кебек җиңел һәм йомшак онга әйләнә. Ялтырап торган киң торбалардан аккан ап-ак җиңел массаның герметик итеп кидерелгән он капчыкларына тулганын карап тору үзе бер манзара. Үзләре онга буялып беткән, ләкин башкарган эшләре белән горурланулары йөзләренә чыккан уңганнар белән саубуллашып, хуҗалыкның тагын бер мактанычы булган Мерәс пекарнясына юл тотабыз. Әле генә үз күзләрем белән күргән, хикмәтле тегермәндә тарттырылган югары сортлы оннан ашап туймаслык тәмле ипекәйне шунда пешерәләр. Бу хакта тулырак итеп алдагы саннарның берсендә сөйләрбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: