Укучым – Татарстан һәм Россия чемпионы
Күптән түгел минем укучым Артур Җиһаншин Казан шәһәрендә узган татар-башкорт көрәше буенча ярышларда батыр калды. Бу егетнең көннән-көн зуррак уңышларга ирешә баруына үзе укыган Теләнче Тамак мәктәбе дә шаһит. Артур физкультураны үзенең яшәү рәвеше итеп кечкенәдән үк сайлады. Теләнче Тамак авылында яшүсмерләр өчен оештырылган "Милли көрәш" түгәрәгенә 5 сыйныфтан йөри...
Күптән түгел минем укучым Артур Җиһаншин Казан шәһәрендә узган татар-башкорт көрәше буенча ярышларда батыр калды.
Бу егетнең көннән-көн зуррак уңышларга ирешә баруына үзе укыган Теләнче Тамак мәктәбе дә шаһит. Артур физкультураны үзенең яшәү рәвеше итеп кечкенәдән үк сайлады. Теләнче Тамак авылында яшүсмерләр өчен оештырылган "Милли көрәш" түгәрәгенә 5 сыйныфтан йөри башлады. Җитәкчесе Рамил Наил улы Закиров Артурны милли көрәш буенча һәр ярышта катнаштырып, кирәк вакытта мактап, кирәк урында кырыслык та күрсәтеп, чын ир-егет итеп тәрбияли алды. "Артурның холкы чын спортчыларныкы. Нинди ярыш уздырсам да, ул беренче булырга омтыла", - ди шәкерте турында тренеры Р. Закиров. Остазының һәм үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә Артур бик яхшы күрсәткечләргә, үз алдына куйган максатларына ирешә алды. Һәр көн иртән сәгать биштә торып, 5-6 км йөгерде. Махсус күнегүләрне дә арттырды. Режимны бозмады, дөрес туклануга басым ясады.
Мин аны кечкенәрәк вакытта класс җитәкчесе, укытучысы буларак бераз кызганып та куя идем, организмына зыян салудан куркып: "Әллә бераз ял итәсеңме? Бәлки берәр җиңелрәк спорт төре сайларсың?" - дип тә әйтә идем. Артур: "Минем көчле буласым килә", - дип җавап бирә иде.
Милли көрәш буенча ярышларда, сабантуйларда Артурның җиңү яулаулары - безгә зур сөенеч. Мондый җиңүләргә бик тиз генә ирешеп булмый. Алар артында көндәлек тырыш хезмәт.
Балаларда спортка уңай караш тәрбияләү максатыннан мәктәбебездә шактый эшләр башкарыла. Ветеран спортчы Камил Шәрәфетдинов белән очрашулар оештырабыз, аның призына көрәшләр үткәрәбез, мәрхүм спорт остасы Зөфәр абыйның спорт өлкәсендәге уңышларын өйрәнәбез. Көрәш чемпионнары Зөфәр һәм Камил абыйларның данлы юлын хәзер яшьләр арасында Артур Җиһаншин дәвам итә. Без аңа уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 13:01Ике генә ингредиенттан файдалы коймак Билгеле диетолог ике генә ингредиенттан пешереп була торган коймак рецепты белән уртаклашкан. Мондый коймакны артык килограммнар җыелудан курыкмыйча ашарга була икән!7900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17700
-
28 февраль 2021 - 14:55«Заманга яраклашу кирәк» Илгизәр Абдрахимов – «Парадиз» ҖЧҖ директорының терлекчелек буенча урынбасары. Әлеге хуҗалыкка ул моннан алты ел элек терлек асрау комплексы башлыгы булып килгән, димәк, эш рәтен якыннан торып белә.9900
-
28 февраль 2021 - 12:05Баш агроном Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен аерата әйбәт. «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ баш агрономы Газинур Нурхәмәтов районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе.10100
-
27 февраль 2021 - 11:30Юлсызлык проблемасы Әҗмәкәй авыл җирлегендә юлсызлык проблемасы көнүзәк мәсьәлә. Подсолнухи һәм Рябинка микрорайоннарында бу мәсьәлә аеруча кискен тора.13000
-
27 февраль 2021 - 11:20Әфган аш-суы нинди була? Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Теләнче Тамак авыл китапханәсендә үзенчәлекле чара узды. Бу көнне китапханә аш-су бүлмәсенә әверелде. Очрашуга килгән әфган сугышы ветераннары, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре әфган аш-суын әзерләделәр.13800
-
27 февраль 2021 - 10:50Олимпиада призеры Тукай районының Мәләкәс мәктәбе укучысы Хаҗиев Равил геология буенча олимпиаданың төбәк этабы призеры булды.9800
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.19800
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.22100
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.27300
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
26 февраль 2021 - 10:00
-
27 февраль 2021 - 14:40Абруйлы мөгаллимСәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе өченче ел рәттән районда гомуми рейтинг буенча тугызъеллык мәктәпләр арасында I урынны алып килә. Биредә 46 балага 12 педагог белем һәм тәрбия бирә. 1980 елдан бирле мәктәп директоры булып эшләүче тәҗрибәле педагог Миргасим Галимҗанов: «Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, тәрбияле укучыларыбыз һәм дус-тату коллектив. Без – бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бу – җитәкче өчен зур бәхет», – ди.16000
-
27 февраль 2021 - 14:40Абруйлы мөгаллим Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе өченче ел рәттән районда гомуми рейтинг буенча тугызъеллык мәктәпләр арасында I урынны алып килә. Биредә 46 балага 12 педагог белем һәм тәрбия бирә. 1980 елдан бирле мәктәп директоры булып эшләүче тәҗрибәле педагог Миргасим Галимҗанов: «Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, тәрбияле укучыларыбыз һәм дус-тату коллектив. Без – бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бу – җитәкче өчен зур бәхет», – ди.16000
-
27 февраль 2021 - 11:20Әфган аш-суы нинди була? Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Теләнче Тамак авыл китапханәсендә үзенчәлекле чара узды. Бу көнне китапханә аш-су бүлмәсенә әверелде. Очрашуга килгән әфган сугышы ветераннары, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре әфган аш-суын әзерләделәр.13800
-
27 февраль 2021 - 11:30Юлсызлык проблемасы Әҗмәкәй авыл җирлегендә юлсызлык проблемасы көнүзәк мәсьәлә. Подсолнухи һәм Рябинка микрорайоннарында бу мәсьәлә аеруча кискен тора.13000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика