Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штрафны вакытында түләвең хәерле

Хәзерге көндә Тукай районы территориясендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәгән 335 кеше исәпләнә. Бүген штраф суммалары кечкенә түгел, шул ук вакытта аларны бар кеше дә «бәхет хаты» алган көнне үк түли дә алмый. КоАПта билгеләнгәнчә, штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Шуңа өстәп, карардан риза булмаучылар өчен 10 көн кабат карау срогы бирелә. 

Түләмәгән штраф ике елдан юкка чыга, дигән сүзләр дә дөрес түгел. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләү вакыты 90 көннән артканнан соң, сезнең эш суд приставларына тапшырыла. Шулай итеп, әҗәтне кайтару белән алар шөгыльләнә башлыйлар. Шуны да онытмагыз, штрафны вакытында түләмәү тагын да зуррак чыгымнарга китерә. Сезгә бу очракта штраф суммасын икеләтә арттырып түләргә туры киләчәк яки сезне 50 сәгатькә кадәр мәжбүри эшләргә тартачаклар, яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алачаклар, шулай ук чит илгә чыгуны чикләячәкләр, дип кисәтәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге штраф