Җир кишәрлегеннән файдаланмасаң – аннан баш тарт
Җир участокларының хуҗалары булса да, аларның күпчелеге озак еллар файдаланылмыйча һәм эшкәртелмичә ята. Мөгаен, бу җир кишәрлекләренең бушка бүленүе һәм хуҗаларның аны алу өчен акча түкмәве белән бәйледер. Шулай ук күп кенә участоклар тигезсез урыннарда, сазлыкларда, түбәнлекләрдә урнашкан, аларны тәртипкә китерү һәм бу җирләрдән уңыш алу өчен өстәмә финанс чыгымнары кирәк. Участокларның хуҗалары үлеп, мирасны рәсмиләштермичә йөрүчеләр дә бар.