Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир кишәрлегеннән файдаланмасаң – аннан баш тарт

Җир участокларының хуҗалары булса да, аларның күпчелеге озак еллар файдаланылмыйча һәм эшкәртелмичә ята. Мөгаен, бу җир кишәрлекләренең бушка бүленүе һәм хуҗаларның аны алу өчен акча түкмәве белән бәйледер. Шулай ук күп кенә участоклар тигезсез урыннарда, сазлыкларда, түбәнлекләрдә урнашкан, аларны тәртипкә китерү һәм бу җирләрдән уңыш алу өчен өстәмә финанс чыгымнары кирәк. Участокларның хуҗалары үлеп, мирасны рәсмиләштермичә йөрүчеләр дә бар. 

Кишәрлекләргә килеп тә карамаган һәм аны эшкәртмәгән милекчеләргә һәм җир хуҗаларына шуны искәртәсе килә: сезнең җиргә хокукыгыздан тыш, бурычларыгыз да бар. 
Җир Кодексының 42нче маддәсе нигезендә, милекче җир кишәрлеген максатчан файдаланырга, ягъни анда авыл хуҗалыгы продукциясе үстерергә тиеш. Шулай ук салымнарын һәм башка төр түләүләрне башкаруы шарт. Шуңа өстәп, ул участокны пычратмаска, туфрак төзелешен бозмаска тиеш. 
Бу бурычлар милекченең җирдән файдалану-файдаланмавына бәйсез рәвештә үтәлергә тиеш. Әгәр хуҗа участоктан файдаланмый икән, түләү буенча әҗәтләр җыелмасын өчен, аннан баш тартырга кирәк. Бүгенге көндә җирдән баш тарту процедурасы гадиләштерелде. РФ Җир Кодексының 53 маддәсе 52 пункты нигезендә, милек хокукыннан баш тарту турындагы гаризаны милекче дәүләт теркәве үткәрелә торган органга (Росреестрга) тапшыра. Гариза белән бергә кишәрлеккә хокук турындагы документ та тапшырылырга тиеш. Росреестр милеккә хокукны туктаткан көннән алып җир участогы милекче исеменнән төшерелә.

Рәфкать Бильданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев