Круглое Поледа ике йорт янды
Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Круглое Поле поселогында янгын чыгып, бер-берсенә терәлеп торган ике йортның берсе тулысынча янып бетте, икенчесенә шулай ук зур зыян килде.
Ут чыгуның сәбәбен янгынның шаһитлары ике өй арасында нәрсәгәдер ут кабудан башланды дип билгеләп үтәләр. Йортлар иске булган, икесендә дә пенсионерлар яшәгән.
Икенче көнне иртән бердәм диспетчерлык хезмәтенә Биклән авылында сарай януы турында хәбәр килә. Тикшерү вакытында билгеле булганча, йортта беркем дә яшәмәгән, хуҗалары инде күптән үлгән булган. Сарайга кемдер кергән булгандыр дип фаразлана.
Артем АСЕЕВ,
күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев